Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Бүген район халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе уза

«Бердәм Россия » партиясе илдәге вәзгыять белән бәйле рәвештә яңа проектларга нигез сала. Бүген Актаныш районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Бердәм Россия » партиясе инициативасы белән Бөтенроссия «Россиядә эш»- «Работа в России» эшкә урнаштыру ярминкәсе оештырды.

           "Бүген районыбыз кешеләре күңелләренә хуш килгән, үзләренә ошаган эш табарлар дигән ышанычта без", ди  Бөтенроссия "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсенең  башкарма сәркатибе Зәһинә Исламова. 

                  14-15 апрель көннәрендә узган муниципаль дәрәҗәдәге "Россиядә эш"- "Работа в России" эшкә урнаштыру ярминкәсенә районның оешма-предприятие вәкилләре дә катнашты. Район хәрби комиссариаты, "Стриж" җәмгыяте җитәкчеләре ярминкәгә килгән райондашларыбыз белән аралашты, сораштыру үткәреп, вакансияләр тәкъдим итте.

              "Стриж" җәмгыяте башкарма директоры Зәйфәрия Нургалиева "Акчарлак" кафесына алмаш пешекчеләр кирәклеген әйтте. Пешекченең эш сәгате 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, якшәмбе- ял көне, көн аралаш эшлиләр. "Тургай" кафесы җыештыручыларга, барменнарга, технологларга кытлык кичерә. "Эшне башкару осталыгы, җаваплылыкка карап хезмәт хакларын күтәрәбез", ди Зәйфәрия Нургалиева. 

             Ике кулына бер эш эшләп өйрәнгәннәргә эшсез калудан да авыры юк. Зөбәер авылында кибетче булып хезмәт куйган Миләүшә Җәмилева "Россиядә эш"- "Работа в Росии" эшкә урнаштыру ярминкәсенә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге чакыруы буенча килгән. Кибет ябылгач, ул эшсез кала. 

- Миңа 57 яшь тула. Авылда 83 яшьлек әтием белән яшим. Аны калдырып авылдан китә алмыйм, ә авылда миңа яраклы эш юк, - ди ярминкәгә эш табарына өметләнеп килгән Миләүшә апа. 

             Бүген Актаныш районының эш белән тәэмин итү үзәгендә 103 вакансия бар. Ихтыяҗның 80 проценты югары белемле белгечләргә туры килә. Бигрәк тә районыбызга табиблар, ветеринария табиблары, инженер-механиклар җитми.

- 18 яшьтән 65 яшькәчә булган ир-егетләр, 18- 60 яшьлек хатын-кызларны эшкә урнаштырабыз. Белгечләрне районыбызга тарту, эшсезләрне эш белән тәэмин итүдә район хакимияте белән берлектә кулга-кул тотынып эшне оештырабыз. Оешмалар безгә үзләренә кирәкле белгечләр турындагы мәгълүматны китерә. Эшләп торган кеше дә әгәр үзенә һөнәре ошамаса, "Работа в России" порталында эш эзләүче категориясенә теркәлеп гариза яза. Без аларны порталдан күреп эш эзли башлыйбыз. Әгәр кеше үзенең резюмесын урнаштыра икән, аны Россиянең төрле регионнарында күрәләр. Райондашларыбызга башка төбәкләрдән эшчеләр эзләүчеләр турында да җиткерәбез, - ди район Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов.

Ләйсән ГАЗИЗОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев