Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Казанда Европа, Көнчыгыш цивилизацияләренең язмачылык тарихын чагылдырган күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә Рим папасы Пий Vнең Явыз Иванга язган хаты, Петр Iнең Федор Апраксинга граф дәрәҗәсе бирүне раслаучы грамота һәм башка тарихи ядкәрләр бар.

Татарстанның Милли китапханәсендә Европа һәм Көнчыгыш цивилизацияләренең язмачылык тарихын чагылдырган күргәзмә ачылды.

Күргәзмә XV-XIX гасырларда Көнбатыш Европа илләрендә һәм Россия империясендә әйләнештә булган оригинал документлар, хатлар һәм кулъязма китаплар белән танышу мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, Рим папасы Пий Vнең Явыз Иванга язган хаты аерым игътибарга лаек. Хатта Мәскәү патшасы Госманлы дәүләтенә каршы сугышка кушылырга чакырыла. Икенче тарихи документта Петр Iнең Федор Апраксинга граф дәрәҗәсе бирүе раслана. Күргәзмәдә шулай ук 1870 елда Вәли Апанаев белән Нәгыймә Үтәмешева никахы өзелүе турында документ урын алган.

«Безгә Европа цивилизациясенең төрле телләренең барлыкка килү, формалашу һәм үзара бәйләнеше тарихы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирелде», - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов күргәзмә ачылышында.

Язма ядкәрләр Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург тарих институты, Татарстан археология музее, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Милли китапханәсе фондларыннан китерелгән. Күргәзмә 15 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Санкт-Петербургтан китерелгән экспонатларны заманында төрле илләргә сәяхәт иткәндә галим Николай Лихачев (1862-1936 елларда яшәгән) җыйган булган. Ул тумышы белән Чистайдан, Казан университетында белем алган һәм галим буларак Санкт-Петербургта формалашкан. Шулай итеп, Николай Лихачев коллекциясенең бер өлеше вакытлыча галимнең туган төбәгенә кайтты.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев