Ленар Зарипов райондашларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм.
Гаилә — һәр кешенең тормышында төп кыйммәтләрнең берсе. Анда эчке дөнья, характер, шәхес мәнфәгатьләре формалаша, Ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләнә. Гаилә безнең һәрберебезне көчлерәк итә, уңышларга һәм билгеләнгән максатларга ирешергә ярдәм итә.
Гаилә — җәмгыятебезнең киләчәге, күрке һәм таянычы. Гаиләләр көчле, бердәм булса — җәмгыятебез дә көчле булыр. Сер түгел, гаилә — ул тырыш, бердәм хезмәт. Һәм аның җимешләре безнең көннәрдә шатлык, җылылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч китерә.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән озын гомер, эчкерсез мәхәббәт, иминлек һәм гаилә бәхете телим. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев