Ана булу – һәр көн яңа бәхет!
Әниләр көнен каршылап

Ана булу – һәр көн яңа бәхет!

Әни йөрәге өчен һәр бала кадерле, һәркайсының үз урыны бар. Беренче тапкыр әни булганда кичергән дулкынлану, беренче елмаюны күрүдән килгән чиксез сөенеч, баланың тәүге адымнарына куану – боларның барысы да гомерлек истәлек булып күңелдә саклана. Һәр сабый дөньяга үз бәхете, үз шатлыгы белән килә.

Биш яшьлек Динислам Маликовның әнисе Эльвера Имамова да ана булуның иң зур бәхет икәнен яхшы белә. Аның өчен балаларга булган мәхәббәт – көн саен яңадан ачыла торган, еллар узган саен тагын да тирәнәя барган хис.

Ана булу – һәр көн яңа бәхет!

Эльвера фикеренчә, күпбалалы гаиләдә һәр сабый өйгә яңа ямь, яңа мәхәббәт һәм бердәмлек алып килә. Өлкән балаларның кечкенә туганнарына ярдәм итүе дә аеруча мөһим. Алар әти-әниләренә булышып кына калмый, үзләре дә җаваплылык, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга өйрәнә.

Әни кешенең балаларына әйтер теләкләре дә йөрәк түреннән чыккан:

– Әни булу — һәр бала белән яңача ачыла торган бәхет, һәм күп балалы гаиләдә ул беренче тапкырдагы дулкынланудан алып бишенче тапкырдагы тыныч шатлыкка кадәр үсә, чөнки һәр сабый үз холкы белән бергә гаиләгә яңа мәхәббәт һәм бердәмлек алып килә, ә өлкән балалар кечкенә туганнарына ярдәм итеп, ата-ана йөген җиңеләйтә һәм үзләре дә тормыш дәресләре ала.

Балалар, сәләмәт булыгыз, һәр көнегез шатлык белән үтсен! Үзегезне табыгыз,кыенлыклар алдында курыкмагыз, көчле булыгыз,намуслы, миһербанлы, изге күңелле кешеләр булып үсегез. Һәрвакыт безнең мәхәббәтебезне тоегыз — без сезне бик нык яратабыз

Әни өчен иң зур бәхет тә шулдыр: балаларының исән-сау булуы, тормышта үз юлларын табуы һәм нинди генә яшькә җитсәләр дә, әти-әни мәхәббәтен тоеп яшәүләре.


Нет комментариев