Өйдә балаларның шат авазлары яңгырап торса, анда тормыш та гөрләп тора. Берсе әнисеннән киңәш сорый, икенчесе үз яңалыгы белән уртаклаша, ә кечкенәләре, кулга-кул тотынышып, өй эчендә мәш килә. Дүрт бала үстергән гаиләнең һәр көне куанычлы мәшәкатьләр белән тулы. Актаныш авылында яшәүче 38 яшьлек Чулпан Басыйрова ана булу бәхетен дүрт тапкыр кичергән. 17 яшьлек Раил, 12 яшьлек Камил, биш яшьлек игезәкләр Зиннур белән Зилия – аның йөрәк җимешләре, тормышының иң зур байлыгы. Ике улдан соң гаиләдә берьюлы ике сабый – малай һәм кыз туу исә бу бәхетне тагын да арттырган.
Ике улдан соң – игезәкләр шатлыгы
Раилгә – 17, Камилгә – 12 яшь. Олы уллары үсеп, әти-әниләренең уң кулы, кечкенәләрнең яраткан абыйларына әйләнгән. Ә биш ел элек Басыйровлар гаиләсендә тагын бер зур шатлык: Чулпан белән тормыш иптәше Радик берьюлы ике сабыйның әти-әнисе булу бәхетен татыган.
– Бу безнең өчен зур сөенеч һәм көтелгән бүләк булды. Инде ике улыбыз үсеп килгәч, тәҗрибә дә бар иде. Әмма берьюлы ике сабый – игезәкләр булачагын белгәч, шатлыгыбыз тагы да артты, – дип сөйли Чулпан.
17 ел элек беренче тапкыр әни булганда кичергән хисләр белән бүгенгеләрен чагыштырсаң, аерма зур.

– Раилебез туганда барысы да яңа, бераз дулкынландыргыч һәм хәтта куркынычрак та иде. Ә хәзер дүрт бала әнисе буларак, күңелдә тынычлык һәм зирәклек күбрәк. Һәр мизгелнең кадерен белеп, балаларның үсүенә сөенеп яшисең, – ди ул.
Һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачыла
«Һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачыла», – дигән сүзләр белән Чулпан тулысынча килешә. Чөнки аның өчен Раил, Камил, Зиннур һәм Зилиянең һәркайсы үз холкы, үз дөньясы, үз куанычлары белән кадерле.
Өч малайдан соң гаиләдә кыз бала туу исә әни булу бәхетенә бөтенләй яңа төсмерләр өстәгән. Зиннур белән Зилияне Басыйровлар гаиләсе зур бәйрәмдәй каршы алган. Ә абыйлары аларга «бәләкәчләребез», «кояшларыбыз», «игезәкләребез» дип яратып эндәшә.
Кечкенәләр дә абыйларыннан игътибарсыз калмый. Раил белән Камил – әниләренең иң зур ярдәмчеләре. Алар энеләрен һәм сеңелләрен уйнаталар, карыйлар, киенергә булышалар. Ә Зиннур белән Зилия өчен абыйларының янәшәдә булуы үзе бер зур бәхет.
Дүрт бала – дүрт төрле холык
Бер гаиләдә тәрбияләнсәләр дә, балаларның һәркайсы үзенчәлекле. Чулпан сүзләренчә, аларны ярдәмчеллек, эш сөю һәм гаилә җанлы булу берләштерә. Ә холыклары төрле.
17 яшьлек Раил – төпле, җитди егет. 12 яшьлек Камил – җитез, кызыксынучан. Ә биш яшьлек игезәкләр Зиннур белән Зилия – бер-берсен тулыландырып торучы, тиктормас, шат күңелле сабыйлар.
Дүрт бала белән һәркайсына тиешле игътибар бүлү җиңел түгел, әлбәттә. Әмма Чулпан моның үз юлын тапкан.
– Бергәләп вакыт үткәрергә тырышабыз. Ләкин һәрберсенең яшенә карап аерым сөйләшергә дә вакыт табам. Олы улларым белән киләчәккә планнар турында фикер алышсак, кечкенәләр белән уйныйбыз, китаплар укыйбыз, – ди әни кеше.
«Балалар бик тиз үсә...»
Еллар дәвамында дүрт бала тәрбияләү Чулпанга зур тормыш тәҗрибәсе биргән. Яшь әниләргә ул иң беренче чиратта сабыр булырга, балаларын ничек бар, шулай яратырга киңәш итә.

– Иң мөһиме – сабырлык һәм балаларны ничек бар, шулай ярату. Яшь әниләргә киңәшем: балалар бик тиз үсә, шуңа күрә аларның сабый чакларының һәр көненнән тәм табып калыгыз, – ди ул.
Чулпан өчен күпбалалы гаиләнең иң зур бәхете – өйдә балаларның шат авазы, бер-берсе өчен сөенеп, кирәк чакта терәк булып яшәүләре. Өлкәннәрнең кечкенәләрне яклап-саклап торуы, ә кечкенәләрнең абыйларына тартылуы гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыта.
Ә тормыш иптәше – гаиләнең ныклы терәге. Чулпан аны уллары өчен чын ир-егет үрнәге, ә кызы өчен ышанычлы яклаучы дип саный.
Иң зур хыял – балаларның бәхетле булуы
Дүрт балалы гаиләнең киләчәккә хыяллары зур. Әмма Чулпан өчен иң мөһиме – балаларының тормышта үз урыннарын табуы, яхшы кешеләр булып үсүе.
– Иң зур хыялыбыз – балаларыбызның һәрберсе үз юлын табып, игелекле, бәхетле кешеләр булып үссеннәр иде. Гомер буе бер-берсенә терәк булып яшәсеннәр, – ди ул.
Раил, Камил, Зиннур һәм Зилия – Чулпанның дүрт бәхете, дүрт куанычы. Әни кеше өчен аларның һәркайсы аерым бер дөнья. Берсенең уңышы – сөенеч, икенчесенең елмаюы – күңелгә юаныч, кечкенәләрнең бер кочакка сыенуы – үзе бер бәхет.
Чыннан да, әни булуның рәхәте дә шунда түгелмени? Йорт тулы бала тавышы, күңел тулы мәхәббәт, ә йөрәктә һәркайсы өчен бер үк зур теләк: исән-сау, бәхетле булып үссеннәр!
Нет комментариев