Хезмәт Кызыл Байрагы — буыннарны бәйләгән данлы тарих ядкаре
Бу мөһим

Хезмәт Кызыл Байрагы — буыннарны бәйләгән данлы тарих ядкаре

18–20 ноябрь көннәрендә Татар Ямалысы авылында «Хезмәт Кызыл Байрагы»н тантаналы төстә каршы алу һәм озату чарасы узды. Авыл халкы өчен бу вакыйга хезмәт кешесенә хөрмәт, үткәннәргә ихтирам һәм буыннар дәвамчанлыгын чагылдырган әһәмиятле мизгел булды.

Мәдәният йорты сәхнәсенә тарихи байракны алып керү мизгеле аеруча дулкынландыргыч булды. Залда утыручылар әлеге ядкарьне аягүрә басып, көчле алкышлар белән сәламләде. Бу күренеш һәркемнең күңелендә онытылмас тәэсир калдырды.

«Хезмәт Кызыл Байрагы» — халкыбызның фидакарь хезмәтенә, бердәмлегенә һәм данлы тарихына ихтирам билгесе. Ул әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең авыр елларда да сынатмыйча, ил-көн өчен куйган тырыш хезмәтен искә төшерә.

Тантаналы чара мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, хезмәт кешесен данлаган шигырьләр бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Очрашуда өлкән буын вәкилләре белән беррәттән яшьләрнең һәм мәктәп укучыларының да катнашуы аеруча әһәмиятле булды. Чөнки тарихын белгән, хезмәтне хөрмәт иткән яшь буын гына туган җиренең киләчәгенә лаеклы өлеш кертә ала.

Хезмәт Кызыл Байрагы — буыннарны бәйләгән данлы тарих ядкареБу данлыклы байрак — гади символ гына түгел, ә хезмәт батырлыгының, фидакарьлекнең һәм буыннар бәйләнешенең чагылышы. Хезмәт кешесен зурлау, аның данын киләчәк буыннарга җиткерү — һәрберебезнең бурычы.

Әлеге очрашу авыл халкының күңелендә якты хатирә булып саклансын, яшь буынны хезмәт сөяргә, туган җирен яратырга һәм аның тарихын кадерләргә өйрәтсен!

Айсылу Нургалиева, Татар Ямалысы мәдәният йорты җитәкчесе

 


Нет комментариев