Мәсәде авыл җирлеге тарихи байракны Чалманарат авыл җирлегенә тапшырды.
Әлеге байрак — халкыбызның тырыш хезмәтенә, фидакарьлегенә, бердәмлегенә һәм данлы үткәненә ихтирам билгесе. Аның авыл җирлекләре арасында тапшырылуы хезмәт традицияләрен саклау, өлкән буынның казанышларын яшьләргә җиткерү һәм туган як тарихына хөрмәт тәрбияләү ягыннан зур әһәмияткә ия.
«Күчмә Кызыл Байрак»ны кабул итү — хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү, әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең тырыш хезмәтен искә алу мөмкинлеге дә. Чөнки һәр казаныш артында авыл халкының фидакарьлеге, тырышлыгы һәм туган җиргә тугрылыгы ята.
Хезмәт белән дан казанган буыннарның истәлеге онытылмасын, хезмәт даны киләчәк буыннарга барып җитсен!
Нет комментариев