Әниләр көне уңаеннан өч бала тәрбияләп үстерүче бәхетле ана — Актанышта яшәүче 38 яшьлек Резеда Әминова белән гаилә җылысы, ана булу бәхете һәм бала тәрбияләү серләре турында сөйләштек. Бүген алар тормыш иптәше белән 18 яшьлек кызлары Гүзәлия, 14 яшьлек уллары Риназ һәм гаиләгә яңа сулыш өргән 1 яшь тә 2 айлык кечкенә кызлары Азалияне сөеп үстерәләр.
Гаиләдә тагын бер сабый туачагын белгәч, барысының да күңелендә зур сөенеч уяна. «Яшьрәк чактагы кебек яшәү дәрте өстәлде, аның дөньяга аваз салганын барыбыз да зарыгып көттек. Һәр сабый үз бәхете белән туа. Өченче тапкыр әти-әни булу бәхете тормышыбызга яңа ямь өстәде, сабыйны кулга алу безне көн дә канатландырды», — дип искә ала Резеда ханым.
Аның фикеренчә, беренче тапкыр әни булу белән өченче сабыйны кулга алу арасында зур аерма бар. Беренче бала туганда күңелдә ниндидер курку, үзеңә ышанып бетмәү, «дөрес эшлим микән?» дигән уйлар туа. Ул чакта якыннар ярдәме зур терәк була. Ә инде икенче, өченче бала туганда тәҗрибә тупланган була, үзеңә карата ышаныч та ныгый.
— Өченче бала белән ана булу бәхете яңадан ачыла дигән фикер белән тулысынча килешәм. Беренчесе белән әни булу үзе бер ачыш кебек булса, өченчесендә бу бәхетне кабаттан, тирәнрәк итеп татыйсың, һәр мизгелнең кадерен беләсең, — ди ул.
Өченче сабыйларын — кояшларын өлкән балалары Гүзәлия белән Риназ да бик көтеп алган. Аны алып кайткач та, яннарыннан китмичә, күз карасындай саклап, яратып торалар. Әнисе аеруча олы кызы Гүзәлиянең ярдәмен зур горурлык белән билгеләп үтә: «Беренче кызым буларак, сеңлесен карауда ярдәме бик зур булды һәм бүген дә кулыннан килгәнчә булыша. Ул минем сердәшем дә, ярдәмчем дә».
Балаларның холыкларына килгәндә, алар бер-берсеннән аерылып тора: берсе кызып китүчәнрәк булса, икенчесе йомшак табигатьле. Әмма барысын да берләштерүче уртак сыйфатлар бар — алар ярдәмчел һәм өлкәннәргә хөрмәт белән карыйлар. Резеда ханым фикеренчә, балага игътибарсызлык дигән төшенчә бөтенләй булырга тиеш түгел, көн дәвамында һәрберсе белән шөгыльләнергә, аралашырга вакыт табу мөһим.
Яшь әниләргә ул үзенең иң төп киңәшен җиткерә: «Балаларыгызны яратыгыз, игътибарыгызны һәм наз-мәхәббәтегезне жәлләмәгез, алар белән күбрәк аралашыгыз».
Ә гаилә бәхете нәрсәдә дигән сорауга күпбалалы ана болай дип җавап бирде: «Барыбыз да сәламәт булса, иң зур бәхет шулдыр дип уйлыйм. Сәламәтлек — иң зур байлык һәм бәхет. Хыялым — балаларым, тормыш иптәшем сәламәт булсыннар. Балаларым тәүфыйклы булып, тигез юлдан тайпылмыйча, үз юлларын табып, бары тик бәхетле яшәсеннәр! Тагын бер бала алып кайту хыялы да күңелемдә яши әле».
Нет комментариев