Бүген Актаныш районының иҗат дөньясы тагы да җанланып китә: Пучы, Әнәк, Усы, Әтәс, Зөбәер һәм Күҗәкә авыллары бер сәхнәдә очраша. Һәр авылның үз тарихы, үз моңы, үзенә генә хас иҗади йөзе бар, һәм бүген шул күптөрлелек бер сәнгать мәйданында балкыячак. Катнашучылар сәхнәгә бию осталыгы, хәрәкәтләренең нәфислеге һәм милли сәнгатькә булган чын мәхәббәт белән чыга.
Мондый бәйгеләрдә иң мөһиме — кемнең кемне уздыруы яки урыннар бүлешү генә түгел. Иң кадерлесе — авылларда иҗат утының сүнмәве, милли биюләрнең яшәве һәм үсеше, шулай ук сәнгатькә гашыйк, үз эшен чын күңелдән яраткан кешеләрнең бер-берсен табып, бер максат тирәсендә берләшүе. Бию аша тамашачыга авылның җылысы, тарихы һәм күңел кичерешләре тапшырыла.
Бәйгенең исеме тирән мәгънәгә ия. Азат Закиров — «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең беренче балетмейстеры, районыбызда хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Ул куйган «Актаныш басмалары» биюен 1967 елда Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 20 пар биюче башкарган. Ул тарихи вакыйга Актаныш бию сәнгатенең югары дәрәҗәсен һәм тирән тамырларын раслый. Бүгенге бәйге исә шул бай иҗади мирасны дәвам иттерә, остазлар эшен яңа буын биючеләре белән бәйли.
Бию бәйгесендә катнашучы һәр коллективка һәм һәр биючегә яңа иҗади уңышлар, илһам һәм сәхнәдә ышанычлы адымнар телибез. Тамашачыларга исә күңелләргә үтеп керерлек, онытылмас тәэсирләр һәм якты хисләр кичерү насыйп булсын. Бу бию бәйрәме һәркемнең күңелендә үз эзен калдырсын һәм милли сәнгатебезгә булган сөюне тагы да арттырсын!
Нет комментариев