Автор автор яңалыклары
-
Белгечләр Татарстанда техосмотр узу срокларын атадылар
Карау барышында төп төеннәрне һәм системаларны бәялиләр.
-
Йөз чирдән файдалы
Мүк җиләген озын гомерле булу элексиры дип йөртәләр.
-
5-11 гыйнвар көннәрендә булачак чаралар белән танышыгыз
5-11 гыйнвар көннәрендә Актаныш районында күптөрле чаралар оештырыла.
-
Татарстан гыйнварны кар һәм -12 градуска кадәрге салкын белән каршы ала
Бүген Татарстанга циклон килә -республикада кар ява.
-
Кыр-Каентүбәләр Яңа елга ничек әзерләнгән- безнең фотолар
Кыр-Каентүбә кечкенә авыл булса да, Яңа 2026 елны зур әзерлек белән каршы алды.
-
Татарстанлыларга айлык акчалата түләүнең кемгә тиешлеге турында сөйләделәр
Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре бюджеттан айлык акчалата түләүләр алырга хокуклы. Ярдәмнең күләме аның билгеләнеше нигезенә бәйле.
-
2025 елда Актаныш: Гуманитар фронттан Дөньякүләм, Бөтенроссия җиңүләргә кадәр. Районыбызның төп ел вакыйгасын сайлыйбыз!
2025 ел Актаныш районы өчен бердәмлек, иҗат һәм барлык өлкәләрдә дә искиткеч зур уңышлар — махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәмнән башлап Бөтенроссия дәрәҗәсендәге җиңүләр алып килгән ел булды. Районыбызда төзү- төзекләндерү эшләре тагы да куәтлерәк барды, Актанышыбыз яшелләндерелде, халык сәламәтлеген саклау, мәдәни тормыш тагы да бер баскыч югарыга күтәрелде. Без истәлекле 365 көннең төп вакыйгаларын тупларга тырыштык һәм укучыларыбыз арасында сораштыру үткәреп, 2025 елның мөһим вакыйгаларын билгелибез.
-
Татарстанда ташламага ия булганнарга машина йөртү таныклыгын бушлай алыштырырга рөхсәт иттеләр
Дәүләт таныклыкны яңадан рәсмиләштерү өчен түләргә кирәк булмаган берничә категория күздә тотыла. Татарстанда гражданнарның кайбер категорияләре машина йөртү таныклыгын дәүләт пошлинасын түләмичә генә алыштыра ала.
-
Ял көнендә Иске Сәфәр авылында мунча яна
Янгын сүндерүчеләрнең җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә ут оператив рәвештә сүндерелде, ялкынның башка корылмаларга таралуына юл куелмады.
-
Гөл савытындагы ак куныктан ничек котылырга?
Гөл савытындагы туфрак өстендә барлыкка килгән ак куныкның сәбәпләре түбәндәгеләр булырга мөмкин: минераль тозлар җыелу һәм күгәрек. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре шул хакта хәбәр итә. Беренче очракта ак кунык – ул туфрактан өскә чыккан эри торган тозлар. Алар туфрак өстендә һәм чүлмәк стеналарында пәйда була, ак кына түгел, сары яки көрән төстә дә булырга мөмкин. Сәбәпләр: Каты су – әгәр су сибү өчен кальций һәм магний тозлары күп булган краннан килүче су кулланылса, алар әкренләп туфракта җыела, нәтиҗәдә, ак кунык барлыкка килә. Ашламаларның күплеге – минераль ашламаларны артык күп кертү туфракта тозлар җыелуга китерергә мөмкин. Яраксыз туфрак – авыр яки начар дренажлы туфрак дымның тоткарлануына һәм кунык барлыкка килүгә сәбәпче була. Һаваның дымлылыгы түбән булу – коры бинада су бик тиз парга әйләнә, өслектә тозлы утырмалар калдыра. Бетерү ысуллары: Туфракның өске катламын алыштыру. Фильтрланган, кайнатылган яки яңгыр суы кулланыгыз. Чүлмәктә дренаж тишекләре барлыгын тикшерегез һәм төбенә керамзит катламы салыгыз. Минераль ашламалар күләмен киметегез. Икенче вариант – туфрак өстендә йомшак мамыкка охшаган ак күгәрек, ул үсемлекләргә начар тәэсир итә. Күгәрек чыганагы – күгәрек гөмбәләре, аларның споралары туфракта була яки һавадан керә. Алар дымлылык югары булганда, үсемлекне дөрес карамаган очракта чыга. Туфракта күгәрек барлыкка килү сәбәпләре: Туфрактагы һәм һавадагы артык дымлылык Суны дөрес сипмәү. Күп кенә гөл үстерүчеләр, үсемлекнең төбе кибеп китүдән куркып, суны күп сибә, бу исә артык дымлылыкка һәм күгәрек барлыкка килүгә китерә. Түбән температура. Күгәрек гөмбәләре дымлы тирәлектә, температура төшкәндә аеруча актив үрчи. Кыш көне, гөл утыртылган чүлмәкләр салкын тәрәзә төбендә торганда һәм аларга суны еш сипкәндә шундый хәл күзәтелергә мөмкин. Дөрес сайланмаган чүлмәк. Кечкенә үсемлекне зур чүл
-
Пенсия алды яшендәге кешеләр: Татарстанда аларга нинди ташламалар каралган
Лаеклы ялга чыгарга биш елдан да азрак вакыты калган кешеләр пенсия алды яшендәге гражданнар дип санала. Татарстанда аларга нинди ташламалар каралган?
-
Татарстанда илкүләм проект кысаларында 16 күпердә төзелеш эшләре төгәлләнде
Татарстанда 2025 елда «Яшәү инфраструктурасы» илкүләм проекты кысаларында гомуми озынлыгы 675 погон метр булган 16 күпер корылмасында эшләр тәмамланган.
-
Татарстанлыларны мессенджерларда пәйда булган яңа мошенниклык схемасы турында кисәтәләр
Җинаятьчеләр гражданнарның шәхси мәгълүматларына ия булу өчен үзләрен Дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләре дип тәкъдим итә.
-
Татарстанда ел башыннан 1,5 меңнән артык авылда яшәүче хатын-кыз акчалата ярдәм алган
Татарстанда авылда кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү бирелә. Авылда яшәүче яшь хатын-кыз беренче баласын 25 яшькә кадәр тапса, ул 50 мең сум күләмендә түләү алырга хокуклы. Әгәр 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченче яки аннан соңгы баласын тапса, бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 мең сумга кадәр арта.
-
Татар телчеләре киңәште
5 нче декабрь көнне, Киров гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булды.