Ләйсән ГАЗИЗОВА автор яңалыклары
-
Яңа Әлем юртагы Пермь өлкәсендә узган Россия чемпионатында җиңде
Яңа Әлем авылында яшәүче Денис Әхияров атчылык белән күптәннән һәм җитди шөгыльләнә. Ял көннәрендә Денис Пермь өлкәсендә юртаклар арасында уздырылган Россия чемпионатында җиңде, 4 яшьлек призлы юртак токымлы атлар арасындагы ярышта Пермьның иң зур «Дерби» бүләгенә лаек булды.
-
Актаныш районы инвалидлар оешмасы бүген Изге Болгар җирләренә сәяхәт оештырды
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән бергәләп унсигез райондашыбыз бүген Изге Болгар җирләренә сәяхәт кылды.
-
Комбайнчы ярдәмчесеннән тәҗрибәле игенчегә әйләнгән Фәнүс Галләмов: «Чишмә» хуҗалыгы явымлы елларда да югалтуларга юл куймады
Кыр батырлары- тәҗрибәле комбайнчылар Актаныш районының горурлыгы. Игенчеләрнең сафы акрынлап яңара, яшәрә. Кайчандыр комбайнчы ярдәмчесе булып туган авылларында хезмәт юлын башлаган укучы егетләр бүген хуҗалыкларның ныклы терәгенә әйләнде. «Чишмә» хуҗалыгы механизаторы Фәнүс Галләмов шундый тырыш хезмәтсөярләрнең берсе.
-
«Автобус» профилактика ункөнлегендә: Автобус йөртүчеләр гаебе белән 48 юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган
8 августтан 17 августка кадәр Татарстанда «Автобус» профилактик чарасы уза. Татарстан Республикасы ЮХИДИ хезмәткәрләре аңлатуынча, әлеге чара автобус йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмауга юнәлдерелә.
-
Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Азнакай, Башкортстанның Илеш районы артистлары һәм волонтерлары 21 августта хәйрия концерты оештыра
21 август көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге каршындагы мәйданда Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Азнакай, Башкортстанның Илеш районы артистлары һәм волонтерлары катнашында беренче төбәкара хәйрия концерты уза.
-
Арпаны мыек җибәргәнче җыеп алу төп максат!
Коеп яуган яңгырлар игенчеләребезне тәмам аптырашта калдырды. Инде байтак еллар корылыклы һава торышына җайлаштырылган кыска сабаклы сортлар игәргә өйрәнеп кенә җиткәндә басуларга керергә тилмер әле. Дым тарткан арпаларны мыек җибәргәнче тизрәк җыеп алу төп максат.
-
Актаныш районы адмкомиссиясенә әйләнә-тирә мохитны пычрату турындагы сигналлар иң еш керүче хәбәрләр исемлегендә
Әйләнә-тирә мохитны пычрату турындагы сигналлар Актаныш районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиягә иң еш керүче хәбәрләр. Комиссия әгъзалары урыннарга чыгып тикшергәннән соң 2024 елда 29 беркетмә төзегән. Теләкәй, Әҗмәт, Такталачык, Тыңламас, Чуракай, Иске Кормаш, Актанышбаш, Иске Балтач авылларында яңа гына барлыкка килгән чүплекләрне ачыклап, аларны бетертүгә ирешкәннәр.
-
Бүген Актанышка «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны килде
Бүген Актаныш районы «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонында катнашучыларны каршы алды.
-
57нче бистәдә шаулап-гөрләп яшьләр һәм балалар өчен кичке уеннар узды
12 август, Росссия яшьләр көне унаеннан Юл хәрәкәте иминлеге ДБУнең Актаныш бүлекчәсе, «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм «ФОРПОСТ» активы 57нче бистәдә шаулатып-гөрләтеп кичке уеннар уздырды.
-
Актаныш хәрби комиссариатында өч патриотыбыз махсус хәрби операциягә барырга килешү төзеде
Россиядәге бүгенге вәзгыятькә бүген беркем дә битараф түгел. Бигрәк тә Курск өлкәсенә ясалган һөҗүмнәр неонацистларга карата нәфрәт хисләрен тагы да арттыра. Соңгы вакыйгалар бүген Актаныш хәрби комиссариатында контракт төзегән патриотларыбызны да махсус хәрби операциягә барырга җитди этәргеч биргән.
-
Актанышның «Лачын» хоккей мәктәбе укучысы Россия җыелма командасы белән дәрәҗәле уеннарда катнаша
Актанышның «Лачын» хоккей мәктәбе Россиягә тагын бер сәләтле спортчы тәрбияләп олы юлга озата. Алия Әхмәтшина Россия җыелма командасы составында Екатеринбург шәһәренең «Автоспартакчы» командасы капкасын саклаячак.
-
МХОдәге райондашыбызның улына «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» кысаларында ярдәм иттеләр
Татарстанда, шул исәптән Актаныш районында «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе башланып китте. Инде беренче ярдәм кулы сузучылар да бар. Бүген Иске Байсар авылы егете, махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшүче якташыбыз Ирек Бәйрәмовның улы Радмирга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар.
-
Бүген Ленин паркында- Татар милли уеннары!
«Яшьлек» яшьләр үзәге коллективы «ФОРПОСТ» белән берлектә районыбыз яшьләре өчен «Урам бәйрәмнәре» башлап җибәрде.
-
«Яшьлек» яшьләр үзәге районыбыз яшьләрен кичке уеннарга чакыра
«Яшьлек» яшьләр үзәге «ФОРПОСТ» оешмасы белән берлектә Актанышта Урам уеннарын башлап җибәрде. Бүген, 12 августта балалар, яшүсмерләр, яшьләр, гомумән, һәркемне 57 бистәнең футбол мәйданчыгы янында көтеп калабыз, ди җитәкче Ализа Хурамшина.
-
Юллар сала өлкән төзүче: «Актаныш юллары»ның катоклау остасы туган авылы урамнарын төзекләндерә
2024 нче ел «Актаныш юллары» ҖЧҖ өчен уңышлы да, җаваплы да. Җәйге матур көннәрдә Актаныш авылының өч урамын- Индустрия, Комбинат һәм 57 бистәдәге Чишмә урамнарын төзекләндерделәр. Хәзерге вакытта оешманың катоклау остасы Рифкать Галимов туган авылы Иске Сәфәрдә «ЩПС» республика программасы буенча Х. Ямашев һәм Һ. Такташ урамнарына юл салуда катнаша.