Җәйге хезмәт – үсмерләр өчен җаваплылык мәктәбе
Җәйге каникуллар мәктәп укучылары өчен ял итү генә түгел, ә хезмәт дөньясы белән танышу, беренче хезмәт тәҗрибәсен туплау, үз көче белән акча эшләп карау мөмкинлеге дә. Быел да «Әнәк» агрофирмасында мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан үсмерләр авылларны төзекләндерү эшләрендә актив катнаша.
«Әнәк» агрофирмасы МТП мөдире Рузил Муллаянов әйтүенчә, быел җәйге чорда агрофирманың Әнәк бүлекчәсендә мәшгульлек биржасы аша өч үсмер хезмәт куя. Кормаш ягында дүрт, Киров ягында тагын ике-өч бала эшкә җәлеп ителгән.
Яшьләр өчен эшләр аларның яшенә туры китереп сайланган. Алар авыл урамнарын, балалар мәйданчыкларын, җәмәгать урыннарын тәртипкә китерә, чүп-чар җыя, үлән чаба, территорияләрне төзекләндерүдә катнаша.
– Былтыргы ел белән чагыштырганда, быел килгән яшьләр күпкә җаваплырак һәм тырышрак. Алар үзләренә йөкләнгән эшне мөстәкыйль башкаралар. Араларында агрофирма директорының улы да бар. Барысы да хезмәткә җитди карый, – ди Рузил Муллаянов.
Аның сүзләренчә, мондый эшләрнең төп максаты – балаларны яшьтән үк хезмәткә өйрәтү, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләү. Биржа аша эшкә урнашкан һәр үсмергә рәсми рәвештә беренче хезмәт кенәгәсе ачыла, хезмәт хакы түләнә, өстәвенә мәшгульлек үзәге тарафыннан да матди ярдәм күрсәтелә.
Үз көчең белән эшләп табылган акча кадерлерәк
Быел җәйге хезмәттә Чаллы шәһәренең 62 нче мәктәбендә 7 нче «А» сыйныфын тәмамлаган Кәрим Газетдинов та катнаша.
– Җәйне бушка үткәрәсем килмәде. Үз көчем белән акча эшләп карарга булдым. Эшләп алган акчаның кадере бөтенләй башка, – ди Кәрим.
Егетләр көн саен территорияләрне тәртипкә китерә, үлән чаба, газоннарны карый, авылны чистарту эшләрендә катнаша. Иртә белән эшкә вакытында килү дә аңа авырлык тудырмый.
– Режимга тиз өйрәндем. Эшләргә кызык, вакыт сизелми дә үтә, – дип сөйли ул.
Беренче хезмәт хакын Кәрим әлегә нәрсәгә тотасын төгәл хәл итмәгән, әмма иң мөһиме – аны үз хезмәте белән эшләп табу дип саный.
Беренче хезмәт тәҗрибәсе
«Әнәк» агрофирмасында эшләүчеләр арасында Пучы мәктәбенең 7 нче «Б» сыйныфын тәмамлаган Рушан Ибраһимов та бар. Бу – аның беренче рәсми эш урыны.
– Биредә төрле эшләр башкарабыз: үлән чабабыз, чүпләр утыйбыз, амбарларны җыештырабыз, территорияләрне тәртиптә тотабыз, – ди Рушан.
Үсмер көненә алты сәгатькә якын хезмәт куя. Эштән курыкмый, хезмәтнең авырлыгын да тоймый.
– Арымыйм. Көннәр кызык үтә, коллектив та әйбәт, – ди ул.
Беренче хезмәт хакын Рушан кием-салым һәм үзенә кирәкле башка әйберләргә тотарга планлаштыра. Җәй ахырында исә мәктәпкә әзерлек белән шөгыльләнергә ниятли.
Җәйге хезмәт – гаиләгә ярдәм дә
Пучы мәктәбенең 9 нчы «Б» сыйныфын тәмамлаган Салават Заманов өчен җәйге хезмәт яңалык түгел. Узган ел ул Нур Баян исемендәге хуҗалыкта ике ай эшләгән.
– Өйдә тик ятканчы, рәсми төстә эшкә урнашып акча эшләү күпкә файдалырак, – ди Салават.
Үткән ел Салават компьютер алырга акча җыйган. Җәй көне эшләгән акчасы шуңа киткән. Әтисе дә 10 мең сум өстәгәч, гаилә компьютер сатып алган.
Быел Салават янәдән «Әнәк» агрофирмасында хезмәт куя. Ул җәйге каникулын нәтиҗәле үткәрергә, гаилә бюджетына ярдәм итәргә һәм киләчәктә дә кирәк булачак хезмәт тәҗрибәсе тупларга тели.
Җәйге хезмәт – үсмерләр өчен беренче хезмәт мәктәбе. Мондый эшләр яшьләрдә җаваплылык, тәртип, мөстәкыйльлек һәм хезмәткә хөрмәт тәрбияли. Үз көчләре белән беренче хезмәт хакын алган егет-кызлар хезмәтнең кадерен яхшырак аңлый, киләчәккә дә ышаныч белән карый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев