Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Актаныш» агрофирмасы һәм Нур Баян исемендәге хуҗалык Актаныш районында беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлады

Актаныш районының алдынгы хуҗалыкларында урып-җыю компаниясе финиш сызыгына якынлаша. Беренчеләрдән булып районыбызда урып-җыю эшләрен Татарстан Республикасы көненә «Актаныш» агрофирмасы тәмамлады. Кичә, 3 сентябрьдә Нур Баян исемендәге хуҗалык та кырлардагы соңгы бөртеклеләрне амбарларга озатты. Данлы игенчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!

«Актаныш» агрофирмасы заманча югары технологияләргә йөз тотучы аграр оешма.. Бу матур хезмәт кырлардагы иген уңышында да ачык чагыла. Көзге бодай, борчак, арпа, язгы бодай культураларының барысы да быелгы табигать шартларында югары күрсәткечләр бирде. Уртача уңыш 32 центнер. Агрофирма игенчеләре 30 август, Татарстан Республикасы көнендә район җитәкчелегенең котлауларын кабул итте. Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев комбайнчы-механизаторларның барысына да татар халкының милли ризыгы татлы чәкчәкләр белән сөендереп, рәхмәт сүзләрен ирештерде.

 Данлыклы авылдашлары, фронтовик шагыйрь Нур Баян  исемен йөртүче хуҗалык та калышмый, хуҗалык кырларында 2086 гектар мәйданда үстерелгән бөртекле культуралардан 55 682 центнер икмәк җыеп алынды. Уртача уңыш 26,70 центнерны тәшкил итә.

Хәзер әлеге хуҗалык механизаторлары бөртеккә игелә торган кукурузаның гына җитлеккәнен көтәләр.

«Чәчер», «Нигез», «Чишмә» хуҗалыклары да шушы атнада мөһим компаниягә нәтиҗә ясарга җыена.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев