Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышның авыл хуҗалыгы оешмалары Татарстан Рәисе кулыннан өр-яңа автомобиль ачкычларын кабул итеп алды

Бүген Казанда «Агроволга 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза. Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне шатлыклы вакыйга белән ачып җибәрде. Рөстәм Нургали улы «Казан Экспо» мәйданчыгында авыл хуҗалыгы оешмаларына 105 автомобиль ачкычы тапшырды. Алар арасында Актаныш районының авыл хуҗалыгы оешмалары да бүләкләнде.

«Гостехнадзор»ның Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Илдус Хәкимовка Lada Granta, ә Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахмановка  Lada Vesta Универсал автомобиле ачкычлары тапшырылды. 

«Агроволга 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге 26 кешелек делегация катнаша. Алар арасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалык, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре бар.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Бүген бик мөһим җаваплы көн – чираттагы агрокүргәзмә үткәрәбез. Елдан-ел ул матурлана һәм яхшыра бара. Бүген аны агросәнәгать комплексы бурычларын хәл итү өчен кирәкле автомобильләр бизи. Уңай һава торышы яхшы уңыш көтәргә мөмкинлек бирә", - диде. Ул аграрийларга оператив һәм килешеп эшләүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев