«Әнәк» агрофирмасыннан Илсур Зарипов «Трактор-шоу» конкурсында катнаша
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасыннан Илсур Зарипов «Трактор-шоу» конкурсында катнаша

Бүген Казанда «Волга2025» агрокүргәзмәсе уза. Анда Актаныш районы да актив катнаша. Мәсәлән, «Әнәк» агрофирмасыннан Илсур Зарипов «Трактор-шоу» конкурсында үзенең механизаторлык сәләтен сыный.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев егетләребезгә үзе көч биреп тора.

-Илсур Зарипов «Трактор-шоу» конкурсында, «Беларусь» тракторы белән беренче этапны яхшы гына узды. Хәзер газга көйләнгән МТЗ тракторында осталыгын күрсәтә. Аңа уңышлар телибез,- дип хәбәр итте.  


Нет комментариев