Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасының Иске Айман элеваторына игенчеләргә ярдәмгә мәктәп һәм колледж укучылары да килгән

«Әнәк» агрофирмасының Иске Айман элеваторы урып-җыю компаниясе башланганнан бирле иртәннән үк икмәк төягән машиналарны кабул итә кабул итә. Икмәк кабул итү пунктындагы шау-шулы хезмәт тавышына игенчеләргә ярдәмгә килгән укучыларның шат авазы кушыла.

Актаныш районында беренчеләрдән урып-җыю компаниясенә старт бирелгән "Әнәк" агрофирмасында кояшлы мизгелләрнең минутын да бушка уздырмыйлар.

Көзге культуралар игелә торган басулардан Иске Айман элеваторына бер-бер артлы икмәк төягән йөк машиналары агыла. Элеваторга кайткан бөртекләр җентекләп тикшерелә. Дымлылыгы югары булганнары- кибеп җитмәгәннәре аерым мәйданнарга салына. 

Элеватордагы шау-шулы хезмәт тавышына укучы егетләрнең дә шат авазы кушыла. Көн саен иртәнге 07:00 сәгатьтән кичке 19:00 сәгатькә кадәр икмәк кабул итү пунктында үзләренең хезмәтләрен куючылар - Пучы авылыннан килеп йөриләр икән. Абыйлы-энеле Эльвир һәм Айнур Вәгыйзовлар, Нурислам Хөснетдинов былтыргы урып-җыю компаниясендә дә элеваторда эшләп тәҗрибә туплаганнар.

Басулардан килгән икмәк таулары өемнәрен җилләтү, амбарга ташыгач, калган бөртеклеләрне себереп, җыештырып кую да алар өстендә.

Эльвир белән Нурислам Пучы мәктәбенең 9 нчы сыйныфына баралар, ә Айнур Казан энергетика колледжы студенты. Җәйге каникулларын хезмәт белән тулыландырып буш вакытларын файдалы үткәрәләр, гаилә бюджетына саллы ярдәм күрсәтәләр. Шуңа да  йөзләре якты, кәефләре шәп аларның. Афәрин, егеләр! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев