Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыл хуҗалыгы, эшкуарлык белән кызыксындылар

Районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин килде. Аның эшлекле сәяхәте Нур Баян исемендәге ҖЧҖнең терлекчелек тармагы белән танышудан башланды. Терлекләргә игътибар зурдан, иркен коры торакларның дүртесен узган көздә өр-яңадан эшләгәннәр. Фәрит Хәйрулла улы да шуңа игътибар итте: җылы су, җитәрлек яхшы азык, җиһазландырылган бүлмәләре бар. "Бу...

Районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин килде. Аның эшлекле сәяхәте Нур Баян исемендәге ҖЧҖнең терлекчелек тармагы белән танышудан башланды. Терлекләргә игътибар зурдан, иркен коры торакларның дүртесен узган көздә өр-яңадан эшләгәннәр. Фәрит Хәйрулла улы да шуңа игътибар итте: җылы су, җитәрлек яхшы азык, җиһазландырылган бүлмәләре бар. "Бу тәҗрибәне өйрәнербез, кулланырбыз",- диде ул.
Алдагы тукталыш Мари Суыксу авылында гаилә фермасында булды. Биредә Ирина Сәйфетдинованың шәхси хуҗалыгында 30 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 12се - савым сыеры, 6сы - тана, ә калганнары симертү өчен үстерелә. Фермада нибары ике кеше хезмәт куя. "Лизинг - Грант" программасы аша МТЗ-82 тракторы алынган.
Тат. Суыксу авылында кунакларга Азат Бикмөхәммәтовның крестьян-фермер хуҗалыгындагы кәҗә фермасын күрсәттеләр. Биредә 53 баш токымлы кәҗә үстерелә. Фермада 3 кеше хезмәт куя."Лизинг-Грант" программасы аша МТЗ-82 тракторы, пресс-подборщик, чапкыч алынган.
Район мәдәният йортында җитештерүче оешмалар, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең товарларыннан күргәзмә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев