Балыктан кайткач, киемнәрегезне дезинфекцияләгез: Кош гриппы тавыкларыгызга йокмасын
Татарстанның тирә- ягындагы барлык төбәкләрдә дә диярлек кош гриппы зур тизлек белән тарала. Соңгы вакытта бу афәт республикабызның Лениногорск төбәген дә читләтеп үтмәде. 200 баш йомырка сала торган тавыкларда кош гриппы табылды. Кош гриппы килеп чыккан кошчылык фабрикасы урнашкан радиустагы барлык кошлар- каз, үрдәк, күркә, тавыкларның барысы да кан чыгармыйча гына укол кадап үтерелә. Чөнки бу авыруга әле дәва табылмаган.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов катгый төстә барлык райондашларны хуҗалыкта асрала торган бер генә кош-кортны да урамга чыгармаска куша:
- Безгә дә бу фаҗига яный. Басу, урман, елга, күл буйларында йөреп кайтасыз, балык тотасыз икән, ихатада үстерелгән чеби, тавыклар, башка кошларыгыз янына бармагыз. Киемнәрегезгә дезинфекция ясаганнан соң гына кошлар янына килү рөхсәт ителә. Чөнки кош гриппының төп күчерүчеләре- кыргый кошлар.
Акчарлаклар, аккошлар, кыр үрдәкләре һәм кыр казлары бүген бик рәхәтләнеп елга-күлләрдә яшиләр һәм инфекция чыганагы булып торалар. Без барган Чөгәнә күле янында да аккошлар гаиләләре белән йөзә иделәр. Фиргать Абдрахманов әйтүенә караганда, кыргый кошлар ашказаннарында кош гриппы инфекциясен йөртсәләр дә, авыруга бирешмиләр икән. Ә йорт кошларына кош гриппы бик тиз тәэсир итә, үлемгә китерә. Шуңа күрә йорт кошларын ябык сарайларда гына асрарга, урамнарга чыгармаска кирәк.
Карантин кертелгән очракта кош-кортларны, терлекләрне, аларның итен генә түгел, җирлектә үстерелгән икмәкне дә сатарга ярамый.
Алдарак "Табыш" кибетеннән Лениногрск кошчылык фабрикасының йомыркалары сатудан алыну турында язган идек. Әлеге йомыркалар Казандагы лабораториядә тикшерелде. Нәтиҗәсе безнең файдага: бу йомыркалар, кош гриппы килеп чыкканчы, 13 августта җитештерелгән, шул рәвешле инфекция дә табылмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев