Бодайны Оренбург, Краснодардан сатып та алып була, ә яшел массаны- юк (фото+видео)
Бүген район башлыгы Ленар Зарипов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү барышы белән таныштылар.
Быелгы корылыклы ел авыл хуҗалыгы тармагын ныклап сыный. Бүгенге вәзгыятьтә малларны кышлатырлык терлек азыгы туплау иң мөһим бурыч. Люцерна кебек терлек азыгына аталган культуралар белән генә ситуациядән чыгып булмавы көн кебек ачык. Районыбыз хуҗалыклары кырлардагы барлык яшел массаны терлек азыгына- сенажга сала.
— Бүген без Ленар Рафакович белән барлык хуҗалыкларны карап чыктык. Бик аянычы хәл: хуҗалыклар көч-хәл белән бер базны тутырып киләләр. Люцернадан тыш, бөртекле культураларны, кыскасы, басуларда нинди яшел масса бар, барысын да базларга сенаж итеп салып тутырып, таптап куябыз, -ди Нәфис Әзһәм улы.
Беренче чабу атна- ун көннән тәмамланачак. Сенаж күләме әллә ни өметләрне акламаса да, терлек азыгына чәчелгән катнаш азык мәйданнары икенче тапкыр чабуга күтәрелмәсме, дип көтә хезмәтчәннәр. Әлбәттә, моның өчен яңгырлар яву кирәк.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да кул кушырып утырмый. Ниятләре- ихатадагы абзарларны малсыз калдырмау. Татар Ямалысы, Татар Суыксуы, Карт, Түке авылларында, Пучы болынлыкларында печән әзерләү тулы куәтенә бара. Кайчандыр кибән-кибән печәнлекләр бизәгән яланнарда быелгы җәйдә берән-сәрән кибәннәрне күрү күзгә үк сәер. Болай да мал асрарга ашкынып тормаган авыл кешесе мондый табигать казасын җиңеп чыгып сыер, сарыгын кышлата алырмы? Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалыклар мал тотучы шәхси затларга ярдәм итәргә тиеш, дип ышандыра. Бәлки пай җирләре өчен терлек азыгы белән түләү гамәлгә керер.
Җәй- мул сөт чоры, дибез. Ел коры килсә дә, районыбыз сөтлебикәләре продукция бирүчәнлекне киметми. Хәтта районыбыз хуҗалыклары узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 25 тоннага күбрәк сөт савалар. Хуҗалыклар 228 тонна, шәхси секторда 45 тонна сөт җитештерә.
- Зур өметләр белән, саллы чыгымнар бәрабәренә чәчелгән икмәк терлек азыгына салына. Районыбыз икмәксез калмасмы соң, Нәфис Әзһәмович?
- Безнең өчен иң мөһиме- терлекләрне азык белән тәэмин итү. Чөнки хуҗалыкның төп кереме- терлекчелектән. Бәясе канәгатьләнерлек булмаганда да сөт сатудан кергән акчадан хезмәтчәннәргә хезмәт хакын, банк кредитларын түләп булачак. Бодайны Оренбург, Краснодар якларыннан кайтарып, сатып та алырбыз. Ә яшел массаны ерактан ташып булмый. Нур Баян исемендәге хуҗалык барлык чәчелгән бөртеклеләр мәйданының 50 процентын терлек азыгына салды. Дүрт базның икесе генә тулды әле,- дип хуҗалыкларның бүгенге хәле турында сөйләде Нәфис Әзһәм улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев