Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Чәчү – 2023: Һәр көннең кадерен белеп...

“Әнәк” агрофирмасы кырларында техника гөрелтесе көчәйгәннән-көчәя бара. Игенче-механизаторлар арпа чәчә.

        Без барганда өч агрегат кырларны иңли иде. Илнур Гыйндуллин, Наил Гыйләҗев, Валерий Солтановлар кояшлы язгы көннең минутын да әрәм итмәскә тырышып, орлыкларны җир куенына иңдерәләр. Ашлама һәм орлык ташучылар аларның эшенә өзеклек тудырмый. Барысы бердәм булып эшләгәч, сыйфаты да, күләме дә сүз әйтерлек түгел. 
Шушы көннәрдә тагын дүрт агрегат чыгачак, диделәр.  Агрофирмага ярдәмгә Актаныш технология техникумы студентлары да килгән. Алар биредә гамәли күнекмәләрен узалар. 


– Техникумның 4 нче курсында, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау бүлегендә механик булырга укыйм. Гамәли куүнекмәне үтәргә бирегә килдем.   Чәчү агрегатында чәчүче ярдәмчесе  булып эшлим. Орлыкларның җиргә төшүен көйләп торам. Үземә ошый. Эш киемнәре бирделәр. Киләчәктә дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә уйлыйм, – ди Айнур Харисов.


Бу хакта тулырак “Актаныш таңнары” газетасының җомга саныннан укый аласыз.


Рузилә ХӘСӘНОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев