"Чишмә" агрофирмасында авыл хуҗалыгы семинары узды
Язгы кыр эшләренә агрофирма тулысынча әзер
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә "Чишмә" агрофирмасында авыл хуҗалыгы семинары узды.
Семинарда катнашучы хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре агрофирманың машина-трактор паркы, ындыр табагы алды, терлекчелек тармагындагы эшчәнлеге белән таныштылар.
Язгы кыр эшләренә агрофирма тулысынча әзер. Техника ремонтланган, ашлама тупланган, чәчеләсе орлыкларны агулау башланган.
Терлекчелектәге эшләре дә мактауга лаек. Алар көзгә лейкоз авырулы терлекләрдән арыну максаты куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев