Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Дәүләт ярдәме терлек азыгына карап билгеләнәчәк

15 апрель көнне "Саф" хуҗалыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә республикакүләм семинар узды. Терлекчелек тармагына кагылышлы әлеге гамәли сөйләшүдә Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән вәкилләр катнашты. Сәфәр авылының мәдәният йортында пленар өлеш белән башланып китте ул. Иң...

15 апрель көнне "Саф" хуҗалыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә республикакүләм семинар узды. Терлекчелек тармагына кагылышлы әлеге гамәли сөйләшүдә Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән вәкилләр катнашты.
Сәфәр авылының мәдәният йортында пленар өлеш белән башланып китте ул. Иң әүвәл Актаныш муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.М.Камаев район авыл хуҗалыгының эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук терлекчелек тармагында кулланган алымнарга, хезмәт нәтиҗәләренә тирәнтен анализ ясады.
-Авыл хуҗалыгында быелгы сәясәтебезнең төп юнәлеше, төп таләбе дип әйтсәк тә була - эш кешесенә уңай шартлар тудыру, тиешле хезмәт хакы белән тәэмин итү,-дип искәртте ул. Шулай ук, ул, Актанышның республикада тоткан урынын саклап калып, тагы да арттыру юлында бару кирәклеген ассызыклады.
Н.Н. Хазипов эре терлек саннарына, продукция җитештерүгә, аның сыйфатына басым ясап: "Быелгы дәүләт ярдәме терлек азыгының сыйфатына һәм күләменә карап билгеләнәчәк.
Бүгенге көндә азыксыз утырган хуҗалыкларны исәпкә алсаң, шактый гына җитәкчеләр алдында кыенлыклар туачак,"- дип ассызыклады. Хакимият субсидияләре шулай ук сөтнең сыйфатына карап билгеләнәчәген дә искәртте ул һәм:
-Актанышның игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да үз урыны, үз йөзе бар. Үрнәк алырлык уңай хезмәт җимешләре шактый һәм бүгенге гамәли сөйләшүнең дә нәкъ менә Актаныш җирлегендә узуы очраклы түгел,- дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев