Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Җиңүчеләр сафы ишәя

Урып-җыю кампаниясе акрын гына ахырына якынлаша. 2 атна эчендә уңай һава шартларыннан файдаланып, комбайнчыларыбыз чын мәгънәдә рекордлы уңыш җыеп алуга ирештеләр. Шушы көннәрдә, 5 көнлек эш нәтиҗәләре буенча яңа җиңүчеләр дә билгеләнде. 8 август көнне район башлыгы премиясенә "Наратлы" хуҗалыгыннан 2 дистә еллык эш стажына ия механизатор Разыйм Кашапов лаек...

Урып-җыю кампаниясе акрын гына ахырына якынлаша. 2 атна эчендә уңай һава шартларыннан файдаланып, комбайнчыларыбыз чын мәгънәдә рекордлы уңыш җыеп алуга ирештеләр. Шушы көннәрдә, 5 көнлек эш нәтиҗәләре буенча яңа җиңүчеләр дә билгеләнде. 8 август көнне район башлыгы премиясенә "Наратлы" хуҗалыгыннан 2 дистә еллык эш стажына ия механизатор Разыйм Кашапов лаек булды. Тырыш хезмәт куючы һөнәр иясенә аны тантаналы рәвештә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айрат Кәрамов тапшырды һәм урып-җыюда алдагы көннәрдә дә уңышлар теләде. Разыйм Кашапов белән иңгә-иң торып, хуҗалык басуларында Назыйм Нуртдинов та тырыш хезмәт куя. Хуҗалык эшенә 30 елдан артык гомерен багышлаган механизаторларның берсе ул. Иген-кырлардагы икмәкне амбарга Флүс Кәбиров белән Рафаэль Яппаров ташып тора.
Хуҗалыкның баш агрономы Рәшит Латыйпов сүзләренә караганда, көннәр уңай торса, урып-җыюны 4-5 көн эчендә тәмамларга ниятлиләр икән. Шунысын да искәртеп китү урынлы: "Наратлы" ҖЧҖ ел да урып-җыюны тәүгеләрдән тәмамлый һәм, беренче карашка, уңдырышлылыгы белән бик мактана алмаган комсу туфракта урнашуларына карамастан, ел да яхшы күләмдә уңыш җыйнап ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев