Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ҖИТӘКЧЕ БӘЯСЕ: Энгель Фәттахов: “Бу безне бизәми!”

11 сентябрь көнне Актаныш районында 24 форма-киңәшмә үтеп, терлекчелек тармагында хезмәт куючылар август аена нәтиҗә ясады. 

Терлек хәрәкәтенә анализ ясаганчы район башлыгы Энгель Фәттахов  игенчелек һәм сөтчелек тармакларындагы хәрәкәт буенча үз фикерен белдерде. 

Энгель Нәвап улы 2019 елның урып-җыю кампаниясенең ахырга якынлашуын билгеләп үтте. Бүгенге көнгә Актаныш районында урак 95 % дәрәҗәсендә тәмамланган. Район хакиме хуҗалык җитәкчеләренә бу атнада урып-җыюны тулысынча төгәлләү бурычын йөкләде:

- Уңыш начар түгел. Хуҗалыклар буенча чагыштырганда да, ул узган елга карый югарырак. Әмма кайбер хуҗалыкларда тоткарлыклар бар. Бу атнада игеннәрне җыйнап алырга кирәк. Икенче атнадан яңгырлар башлану куркынычы да зур. Шуңа күрә үзара ярдәмләшеп, кампанияне йомгаклау шарт, - диде ул. 

24 форма –киңәшмә барышында район башлыгы үзен борчыган тагын бер мәсьәләне күтәрде. Ул да булса – район хуҗалыкларыннан алынган тәүлеклек сөт күләме. Сабантуй     чорында Актанышның  сөтчелек тармагы  шактый зур революция ясауга иреште – район хуҗалыклары тәүлеклек сөт күләме буенча 200 тоннага чыгып, Республиканы шаулатты. 

Әмма, кызганычка каршы, Актаныш 200 тонна биеклекне даими саклап баруга ипрешә алмады. Бүген район хуҗалыкларында тәүлеккә 170 тонна сөт җитештерелә. Ягъни, сөт саву буенча уртача тирбәлеш 30 тонна. 

Мондый тирбәлеш Актаныш районын бизәми. Сөт җитештерүдә тигезлекне саклап бару  мөһим. Әгәр дә без 200 тоннага чыга алганбыз икән – киләчәктә максат аннан төшү түгел, ә, киресенчә, күтәрелү, - диде район башлыгы.

Бу нисбәттән Энгель Нәвап улы хуҗалыкларга сөт терлекчелеге мәсьәләләренә, сөт җитештерүгә бик җитди карарга кушты.  Киләчәктә катнаш азыктан китеп, төп  игътибарны купьеллыкларга, аеруча люцернага юнәлтергә тәкъдим итте. Ягъни киләчәктә сөт күләмен  җитештерүчәнлекне арттыру исәбенә алып бару мөһим, дип азсызыклады ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев