Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Минзәләдә узган республика зона киңәшмәсендә райондашыбызны хөрмәтләделәр

Бүген Минзәләдә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган республика зона семинар-киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә кысаларында бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм шәхси хуҗалык җитәкчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында райондашыбыз, Чөгәнә авылыннан Ләйлә Арсланова да булу безнең өчен аеруча сөенечле вакыйга.

Зона семинарында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев һәм авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. Тәҗрибә уртаклашырга әлеге чарага күрше-тирә 14 район делегациясе килгән иде.

Очрашу барышында авыл җирлекләрендә кече эшмәкәрлекне үстерү, яңа эш урыннары булдыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмә кысаларында  тантаналы төстә бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм шәхси хуҗалык җитәкчеләрен бүләкләделәр.

«Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» номинациясендә Актаныш районының Актанышбаш авыл җирлегенә караган Чөгәнә авылыннан Ләйлә Арсланова лаеклы җиңү яулады. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм бүләкләде.

Чарада катнашучылар авыл җирлекләрен үстерү буенча алга таба куелган бурычларны өйрәнделәр һәм үзара тәҗрибә уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев