Райондашларыбыз Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта ачылган иде.
Ярминкә сезоны ачылганнан соң Актаныш районы хезмәтчәннәре Чаллы шәһәрендә үзләре җитештергән азык-төлек товарлары белән сату итә. Авыл хуҗалыгы ярмикәләре даими рәвештә шимбә көннәрендә уза.
"Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү өчен, фермерларга үз продукцияләрен кулланучыга турыдан-туры сату мөмкинлеген бирергә кирәк. Узган ел ярминкәләрдә 2,1 миллиард сумлык продукция сатылды", - дипбу хакта үз фикерен белдерде татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров.
Кичә, 8 апрельдә райондашларыбыз Чаллы халкына ит һәм бал продукциясе тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев