Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү тулы куәт алды

Июнь башыннан яуган яңгырлар терлек азыгы әзерләүгә тоткарлык тудырса да, аграр тармак белгечләре сенаж-силос салырга соңга калмадык, нәкъ вакыты, диләр.

             “Әнәк” агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсендә дә бүгеннән ныклап сенаж салу эшенә керештеләр. 


         -    Терлек азыгы әзерләргә соңга калмадык, киресенчә, люцернаның  бутон чыгарган вакытында үсемлектә протеин аеруча күп була. Лабораториядә тикшереп кайтарттык, протеин югары,- ди бүлекчә җитәкчесе Рамил Гыйльманов.
 

               Иске Кормаш бүлекчәсенә караган 217 гектар мәйдандагы люцернаны кичә кичтән ега башлаганнар, бүген дә иртә белән чапканнар. Хәзер инде Яңа Кормаштагы сенаж салу базына илтәләр.  
                 Бүген Яңа Кормаштагы фермада 500, Кыркаентүбәдәге терлек торакларында 280 баш савым сыеры асрала. Агрофирмада терлек азыгына кытлык кичергәннәре юк, һәрвакыт үзләренә дә, күршеләргә дә җитәрлек итеп әзерлиләр.

          Безгә килгән фотоматериаллардан күренгәнчә, "Чишмә" һәм "Актаныш" агрофирмасында, "Тамыр" хуҗалыгында да мал азыгы хәстәрләүгә ныклап керешкәннәр. 
 

             Белгечләр терлек азыгы әзерләүдә сыйфат беренче урында булырга тиеш, дип искәртә. Масса кайта башлаганчы сенаж базлары азык калдыкларыннан, тирестән арындырылып, дезинфекцияләнеп куелырга тиеш. Сенаж салуның технологиясен төгәү үтәгән очракта, әзер сенаж массасы туклыклыгы буенча яшел массага якын була. Белгечләр люцернаны уруны иртәнге сәгатьләрдә үк башларга киңәш итә. Бу үз чиратында төштән соң ук яшел массаны базларга салу мөмкинлеге бирә. Люцернадан сенаж әзерләгәндә консервантлар кулланырга да онытмаска кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев