Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сәламәт бозау – сәламәт табыш

Зоотехниклар, мал табиблары, бозау караучылар өчен махсус оештырылган киңәшмә Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында үтте. "Кормомама" дип аталган автомат җиһаз ярдәмендә тукландырылучы яшь бозауларның хәлен белешү, тәҗрибә уртаклашу район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов җитәкчелегендә узды. "Кормомама" дип аталган әлеге җиһазны юнәтү 900 мең сумга төшкән. Аның...

Зоотехниклар, мал табиблары, бозау караучылар өчен махсус оештырылган киңәшмә Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында үтте. "Кормомама" дип аталган автомат җиһаз ярдәмендә тукландырылучы яшь бозауларның хәлен белешү, тәҗрибә уртаклашу район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов җитәкчелегендә узды.
"Кормомама" дип аталган әлеге җиһазны юнәтү 900 мең сумга төшкән. Аның чыгымнарны киметү, сәламәт мал асрауга йөз тотып, киләчәктә тармакның табышлылыгын арттыру максатыннан кулланылуы өметләрне аклар, дип ышандыра белгечләр. Төп максатларының берсе - кул хезмәтен киметү.
Германия технологиясен үзебезнең район фермасында күрү терлекчелек белгечләрендә кызыксынуны арттыра. Яшь малларның муеннарына датчиклар беркетелгән, аларның сөт эчү-эчмәүләре, күпме эчүләре компьютер аша мәгълүм була. Аларны сыер сөтен алыштырырдай туклыклы азык белән тукландыралар. Берничә дистә бозауга берьюлы хезмәт күрсәтелә.
Нур Баян исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үрнәгендә башка хуҗалыкларда да заманча сөтүткәргечләр, саву заллары белән тәэмин итү бурычы куелды.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 23 гыйнвар, 2013 5 (9751) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев