Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тәҗрибәле җир улларына һава торышы киртә түгел!

Актаныш районы кырларында урып-җыю эшләре һава көйсезлекләренә карамыйча алга бара. «АлмазАгроТрейд» холдингының «Чәчер» хуҗалыгында берсеннән-берсе тәҗрибәле җир уллары хезмәт куя.

Азат абый Шәеховның хезмәт юлында быелгы урып-җыю 42 нче сезон. Ярты гасырга якын туган ягыбыз кырларында алтын бодай диңгезен гизә ул.

Әле Азат абый беренче тапкыр уракка төшкәндә бүгенге кебек заманча кыр кораблары түгел, ә гади "Нива" комбайннары гына урып-җыюны башкара. "Чиялек" хуҗалыгында хезмәт юлын башлаган "Нива"сын һаман да сагынып искә ала механизатор.

Моннан ике ел элек "Чәчер"гә  килгәч, "Полесье» комбайнына утыра. Быел исә "Акрос 585" белән көзге бодай киңлекләрен иңли. 

- Быел иген уңышы яхшы, камыллар калын. Шуңа тизлекне арттырып булмый, комбайн компьютеры да моны күрсәтеп тора. Шуңа икмәкләрне югалтуларсыз сыйфатлы итеп җыеп алырга кирәк. Хуҗалыкта эш шартлары хезмәт кешеләренә уңайлы итеп оештырылган. Техникаларга запас частьлар җитәрлек, механизаторларны ике тапкыр басуга килеп кайнар аш белән тукландыралар, – дип, Азат Шәехов кыскача гына эш барышы белән таныштырды.

«Чәчер» хуҗалыгында яшь комбайнчыларның да булуы күңелне сөендерә. Байрас Әмируллин өлкәннәрдән өйрәнә, заманча техникаларны иярләү аның үзенә дә күңелле. Моңа кадәр алты ел «Агросила» хуҗалыкларында урып-җюыда катнаша. Быел исә, югары хезмәт хакы тәкъдим иткәч, «Чәчер»гә килә.

- Без монда яшь комбайнчылар өчәү. «Нью Холанд»комбайнында эшләгәнем бар. Быелгы урып-җыюга «Джон Дир» белән кердем. Көннәр аяз торып, тизрәк уракны тәмамларга иде, – ди хезмәт батыры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев