Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстан Президенты Актанышта

7 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районына килде. Әлеге визитның максаты районда урып-җыюның барышы белән танышу иде. Басуларыбызга кереп булмаслык яңгырлар явып торса да, уртага салып сөйләшү өчен әлеге мәсьәлә җитдилеген югалтмады. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев белән...

7 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районына килде. Әлеге визитның максаты районда урып-җыюның барышы белән танышу иде. Басуларыбызга кереп булмаслык яңгырлар явып торса да, уртага салып сөйләшү өчен әлеге мәсьәлә җитдилеген югалтмады.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев белән берлектә "Алга", "Ташкын", "Чишмә", "Тамыр", "Саф", "Әнәк" агрофирмасы" җаваплылылыгы чикләнгән җәмгыятьләре басуларын һава транспортында карап чыкканнан соң, республика җитәкчесе районыбызның Әнәк авылына килде. Президентны биредә ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм "Сетевая кампания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев каршы алды. Кунаклар республиканың беренче президенты туып-үскән авылда Шәрип Шәймиевнең музей-йортында булдылар.

Аннары район хуҗалыклары, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу оештырылды. Фаил Камаев районның эшчәнлеге турында сөйләде. Ул күбрәк республикада алып барылган программаларның безнең җирлектә үтәлешенә тукталды. Аларның әһәмиятлелеген ассызыклап, киләчәктә дә бу программалардан нәтиҗәле файдалану максат итеп куелды. Президент та техникаларны яңарту кирәклеген, моның өчен махсус яңа программа эшләвен искәртте.

Реклама

Урып-җыюның барышына тукталып, Рөстәм Миңнеханов: "Элек яңгыр көткән идегез, хәзер явым-төшемнәр комачаулый. Мин сезнең игенчелек буенча күп тырышлык куйганыгызны беләм, ләкин, нишлисең инде, уңыш көткәнне бирми. Быелгы ел игенчелек өчен авыр килә, ләкин күңелне төшермәгез. Алга таба да тырышып эшләгез!", - дип, безнең игенчеләребезгә ышаныч өстәде.

Президент районыбызда быел гына эшли башлаган өр-яңа кошчылык комплексында да булды. "Әнәк" агрофирмасы" ҖЧҖнең әлеге объектына нигез узган ел гына салынган иде, аның бер җитештерү участогы быелгы җәйнең беренче аенда ачылды. 28 августта чебешләр симертү цехының тагын берсен ачу планлаштырыла. Төзелеш киеренке темплар белән бара. Кошчылык комплексының тулаем мәйданы 83 мең квадрат метр.

Быел Мари Суыксу авылында мәктәп бинасына капиталь ремонт уздырылды. Рөстәм Миңнеханов аның ремонты белән дә якыннан танышты.

Бездән соң Президент Минзәләгә юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев