Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Төбәкара семинар – Зәйдә

28 апрель көнне Зәй районында терлекчелек буенча 2016 елның беренче кварталы нәтиҗәләре һәм терлекләрне җәйге лагерьларга оешкан төстә күчерү буенча республика төбәкара семинар-киңәшмәсе узды. Анда Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай, Зәй, Тукай районнарыннан ферма мөдирләре, зоотехниклар, ветеринария белгечләре килгән иде. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар иң элек "Зәй" агрофирмасының "Ялкын" бүлекчәсендәге "Әхмәт" сөтчелек...

28 апрель көнне Зәй районында терлекчелек буенча 2016 елның беренче кварталы нәтиҗәләре һәм терлекләрне җәйге лагерьларга оешкан төстә күчерү буенча республика төбәкара семинар-киңәшмәсе узды. Анда Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай, Зәй, Тукай районнарыннан ферма мөдирләре, зоотехниклар, ветеринария белгечләре килгән иде.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар иң элек "Зәй" агрофирмасының "Ялкын" бүлекчәсендәге "Әхмәт" сөтчелек комплексында булдылар.
Биредә терлекләр бер ел инде ябык цикл белән асрала. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Комплекста барлыгы 1772 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 893е - савым сыеры. Бер сыердан 18 литр сөт савыла, дип таныштырдылар әхмәтлеләр килгән кунакларны. Дүрт корпуста - савым, бишенчесендә - ташланган, алтынчысында бозаулыйсы сыерлар асрала. Бер корпусны - өч айга кадәр булган бозаулар, аның янәшәсендәгесен 4 айдан 18 айга кадәр булган терлекләр били. Шул рәвешле терлекләр беркая чыкмыйча әлеге комплекста гына асрала, ясалма орлыкландырыла. Әлеге ябык цикл нәтиҗәле хезмәткә этәрә, диләр. Шуның нәтиҗәсе буларак, узган ел тәүлегенә 11 тонна сөт савылса, агымдагы елның беренче кварталында ул 15 тоннага җиткән. Ел ахырына әлеге күрсәткечне 17 тоннага җиткерергә исәпли әхмәтлеләр.
Комплекстагы эшчәнлек белән танышканнан соң, киңәшмәнең пленар өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Сөйләшүне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов алып барды.
Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов кунакларны районда алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. "АгроКөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов терлекчелек буенча елның беренче кварталына йомгак ясап, республика программаларында катнашулары турында бәян итте.
Чарада республиканың терлекчелек комплекслары эшчәнлеге анализланды. Һәр районның күрсәткечләренә аерым тукталып, кимчелекләренә дә, уңай якларына да басым ясалды. Мисаллар ярдәмендә башкаларга сабак булырлык итеп аңлатылды.
Терлекләрне җәйге лагерьларга күчергәч ничек тукландырырга һәм тәрбияләргә икәнлеге төшендерелде. Нәсел терлекләре белән эшләүгә аеруча басым ясарга кирәклеге искәртелде. Нәселле терлекләрне гадиләреннән аерып тәрбияләргә, күрсәткечләрен дә аерым алып барырга кушылды.
Кая гына барса да, кеше үзенә өлге булырдай әйберләрне күреп, хәтеренә сеңдереп куя. Зәй районында булганда да безнең район делегациясе вәкилләре үзләренә файда китерердәй мәгълүматларны күп алганнардыр, аларны хезмәтләрендә файдаланырлар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев