Реклама
Авыл хуҗалыгы сулышы
Урып- җыю көндәлегеннән
17 августка алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда урып-җыю кампаниясе 23 мең 351 гектарда башкарылып, 51 процентны тәшкил итә. "Нигез" хуҗалыгында - 72 процент, 1 гектарга уртача исәпләгәндә уңдырышлылык 36,8 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкның тулаем җыемы - 17мең 937 центнер. Биредә борчак, арыш культуралары суктырылып беткән. "Таң" хуҗалыгында урып-җыю эшләре 66 процентта...
17 августка алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда урып-җыю кампаниясе 23 мең 351 гектарда башкарылып, 51 процентны тәшкил итә.
"Нигез" хуҗалыгында - 72 процент, 1 гектарга уртача исәпләгәндә уңдырышлылык 36,8 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкның тулаем җыемы - 17мең 937 центнер. Биредә борчак, арыш культуралары суктырылып беткән.
"Таң" хуҗалыгында урып-җыю эшләре 66 процентта башкарылган. Тулаем җыем - 38 мең 827 центнер. Монда арыш һәм көзге бодай басуларында эш төгәлләнгән.
"Чишмә" хуҗалыгында барлык мәйданның 62 процентында бөртекле-кузаклы культуралар суктырып алынган. "Наратлы", "Ташкын", "Тамыр" хуҗалыклары, "Мехотряд" оешмасы, "Актаныш" агрофирмасы күрсәткечләре дә районның гомуми күрсәткеченнән югары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев