Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Урып-җыю көндәлегеннән

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 23 августка алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә урып җыю эше төгәлләнеп килә, хуҗалыкларда соңгы культураларның соңгы гектарларын җыеп бетереп киләләр. Төп җир эшкәртү дә инде артыгында яртысында башкарылган, бу эш аеруча "Башак", "Ташкын", "Тамыр" хуҗалыкларында яхшы куелган. Районыбыз кырларында мул уңыш үстерелде, 71...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 23 августка алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә урып җыю эше төгәлләнеп килә, хуҗалыкларда соңгы культураларның соңгы гектарларын җыеп бетереп киләләр. Төп җир эшкәртү дә инде артыгында яртысында башкарылган, бу эш аеруча "Башак", "Ташкын", "Тамыр" хуҗалыкларында яхшы куелган. Районыбыз кырларында мул уңыш үстерелде, 71 комбайнчының 1 мең тоннадан артык ашлык суктырып алуы шул хакта сөйли.
Бүгенге көндә хуҗалыкларда кукурузны югалтуларсыз җыеп алу төп бурычларның берсе булып тора. Әлегә 9213 тонна силос хәзерләнгән. Кырларда көзге чәчү киң колач белән алып барыла, ул 3191га мәйданда башкарылган, бу эштә "Тамыр", "Чишмә", Нур Баян ис. "Наратлы" хуҗалыклары, "Әнәк", "Актаныш" агрофирмалары үрнәк күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев