Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Уңышның чишмә башы

Ниһаять, кырлардагы тургай сайравына тракторларның дәррәү гөрселдәве дә кушылды. Хуҗалыкларда тулы куәткә үсемлекләрне тукландыру, тырмалау, чәчү эшләре бара. Хәер, башланган эш-беткән эш. "Тоткарлыкларсыз хезмәт куйганда, чәчүне 14-15 көндә башкарып чыгарга иде инде", - дип фаразлыйлар "Чишмә" хуҗалыгында да. Яз бераз соңару сәбәпле, узган елгыдан калышып барсак та, шөкер әлегә табигать...

Ниһаять, кырлардагы тургай сайравына тракторларның дәррәү гөрселдәве дә кушылды. Хуҗалыкларда тулы куәткә үсемлекләрне тукландыру, тырмалау, чәчү эшләре бара. Хәер, башланган эш-беткән эш. "Тоткарлыкларсыз хезмәт куйганда, чәчүне 14-15 көндә башкарып чыгарга иде инде", - дип фаразлыйлар "Чишмә" хуҗалыгында да.
Яз бераз соңару сәбәпле, узган елгыдан калышып барсак та, шөкер әлегә табигать тә көнен бирә. Тик бу көннәрнең артык җилле булуы гына бер дә кулай түгел: туфрактагы шактый дымны һавага очыра ул. Язын бер көн соңару хуҗалыкның еллык эшчәнлегенә тәэсир итми калмаячагын уйлап эш йөрткәннәр инде күптәннән басу-кырларга чыгып җиң сызганды. Билгеле ки, арада бик кабаланмаганнар да юк түгел.
"Чишмә"ҖЧҖндә язгы кыр эшләренә апрель ае урталарында ук керештеләр. Бүгенге көндә игенчелек тармагының кайсы тарафына гына күз салма-эш кайный. Һәркем үз эшен белеп, тиешенчә хезмәт куя. Оешкан төстә баргач эш тә җиңел бирелә.
Язын, алтын бөртекләрне кырларга озатып, көзен мул уңышны каршы алган, амбар хуҗасы Илсөяр Мурзина, аның җитәкчелегендә хезмәт куйган Вера Пугачева, Зәйнәп Әхмәтова, Рәис Собачников, Рәдис Ямаловлар, һәр бөртекне кадерләп кырга озатып барган шоферлар: Рафил Габбасов, Альфир Гәрәевләр тырышлыгы белән чәчүгә алынган ике бригада да тоткарлыкларсыз эшли.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 26 апрель, 2013 32 (9778) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев