Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Балачак илендә шат авазлар

Ямьле җәйгә аяк басарга санаулы сәгатьләр калганда, җәйге ялларга таралу алдыннан Күҗәкә балалар бакчасында традицион бәйрәм-балалар сабантуе гөрләде.


Традицион дибез,чөнки һәр елны матур уза бу бәйрәм бездә.Ә менә быелгысы тагын да матуррак,эчтәлеклерәк тоелды.Бакчадагы тәрбияче апалар төрле уеннар , ярыш төрләре әзерләгәннәр.Милли уеннарыбызга да зур игътибар бирелгән.Бакча балалары белән бергә уеннарга башлангыч сыйныф укучылары да  теләп катнашты.Уен мәйданчыгы гөрләп торды.Матур шигырьләр, җырлар, дәртле биюләр дә сабантуй программасыннан читтә калмады. Һәр уен төренә,ярышларга катнашырга теләкләре зур булды балалаларның.  Чөнки уенда катнашкан һәркемнең матур бүләкләр алачагына шиге юк иде. Барлык бәйрәмнәргә бүләк-күчтәнәчләрен төяп килә торган киң күңелле,олы йөрәкле Шәйхетдинова Фәнзилә апа әнкәй,әбекәй-бүген дә балаларның бәйрәмен ямьләде. Шулай ук балалар бәйрәменә Әхмәдуллиннар, Әгълетдиновлар гаиләсе дә иганәчеләр булдылар, балаларны ихластан сөендерделәр. 
Балаларны яклау көне буларак та киң колачлы әлеге бәйрәмнән ата-аналар,бакча хезмәткәрләре,иң мөһиме сабыйлар бик канәгать калдылар.Балаларга зур шатлык,онтылмас бәйрәм оештырган бакча хезмәткәрләренә,киң күңелле Шәйхетдиновлар гаиләсенә зур рәхмәт әйтәсе килә. Бакчаларда, мәктәпләрдә бары тик күңелле ,шат авазлар гына яңгырап торсын, балаларыбыз һәрчак яклаулы да,саклаулы да булсыннар иде.Тыныч, матур,имин җәйләргә аяк бассак иде.


 Бакча балаларының ата-аналары исеменнән Рәзинә Әхмәдуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев