Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Бүген Югары Уръяды авылында Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән батырлар истәлегенә һәйкәл ачылды

Бүген Уръядыда Бөек Ватан сугышында катнашкан, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән, башка кайнар нокталарда үз-үзен аямый илебез мәнфәгатьләрен яклаган авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы узды.

Авылдашлар Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән батырлар исемен кадерләп саклый.
Бүген Уръядыда Бөек Ватан сугышында катнашкан, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән, башка кайнар нокталарда үз-үзен аямый илебез мәнфәгатьләрен яклаган авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы узды.

Әлеге истәлекле стелалар халыктан җыелган үзара салым акчаларына
сафка бастырыла. Үзара салым акчалары Татарстан хөкүмәте ярдәме белән дүрт тапкыр арткач менә шундый мөһим объектны төзергә мөмкинлек ачыла. Һәйкәл төзелеше 1,5 миллион сумга баскан.

Һәйкәл ачылу тантанасында район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев катнашты, авыл халкының истәлекле көне белән котлап, яугирләребез рухын кадкрләп саклаулары өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәмдә һәйкәлне төзетүдә үзеннән зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев