Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Яңа Җияш — Караталда зурлап Авыл көнен бәйрәм иттеләр

Кечкенә авыл Яңа Җияш — Каратал авылында бүген зурлап Авыл көнен бәйрәм иттеләр.

Инде бу бәйрәмнәрен ел саен уткәрергә гадәткә керткән авылдашлар, быелгысы елда тагыда ныгырак эзерләнгәннәр. Ерак шәһәр — төбәкләрдән дә купләп кайтканнар очрашуга быел. Бэйрэмне шул авылдан чыккан, районыбызның күренекле шәхесләре Фаяз абый Әминов, тормыш иптэше Ләйсән апа белэн бик куңелле алып бардылар. Төрле уеннар, кызыклы ярышлар узды монда. Авылдашлары алдында узлэренен жыр моңнары белән Джон хәм Робсон абыйлар чыгыш ясады. 

Бэйрэмгэ килгәннәрнен берсе дә уздырылган чараларда, бию — җыр бәйгеләрендә катнашмый калмагандыр. 
Бәйрәмгә бүләк итеп, туган авылларына багышланган, Нәсим Заһертдинов сузлэренэ, Мирзанур Фарукшин көенә язылган «Җияшем — Караталым» җырын, авылдаш егетлэрнең беренче мәртәбә мәйдан уртасында янгыратуы, яңалык та булып, бәйрәмгә тагыда ямь өстэде.

Шулай ук җәйге ялларына кайткан, Казан каласында җыр сәнгате буенча белем алучы Гөлиянен җырларын да авылдашлары бик якын кабул иттелэр, кабат-кабат җырлавын утенделәр.
Уен-жырлар барышында тамаша кылучы һәр кем, зур казанда пешкән пылау, тәмле чәйләр белән сыйландылар.

Билгеле, бу бик күңелле узган бар чара да, авылдашларнын узара килешеп, ярдәмләшеп, бар мәсәләне дә бердәм хәл иту нәтиҗәсе. Матди чыгымнарны да алар узара хәл иттеләр, авылдаш иганәчеләр дә ярдәм кулларын суздылар.
Менэ шулай дус — тату, жырга моңга, сәнгатькә гашыйк, бердәм ул Каратал халкы.

Әлбәттә алар, электән ук, шундый тәрбия чарасы биреп килгән аксакаллары — Марсил агага рәхмәтле. Хезмэт ветераннары, культура хезмәткәре Гөлсем апаларына укытучылары — Кәнҗимә апаларына зур ихтирам бн карыйлар, Мусин Мирза абыйларынын якты истэлекләрен барлыйлар. 
Әлеге чараны уздыруда башлап йоргән, авылыбызның сәнгать хезмәткәре, Эльмира Мирзаханованы мактап туя алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев