Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Кече авыл Сабан туеннан бәйрәм кайтавазы

Район үзәкләрендә, авылларда шаулап-гөрләп Сабантуй бәйрәмнәре узып китте. Хәбәрчебез Гөлназ Мәгъдәнурова Адай авылы Сабан туе турында бик тә җылы эчтәлектәге хат юллаган.

Сабантуй — халкыбызның гасырлардан килгән милли бәйрәме. Елдан-ел яңа уеннар, яңа төсмерләр кертелеп яңара барса да, үз йөзен югалтмаган, халыкны берләштергән, очраштырган, күрештереп хәл-әхвәл белештергән бәйрәм ул. Һәркем үз дөньясына бикләнеп, тормыш мәшәкатьләреннән арына алмый, күзгә ак-кара күренми чапкан бер чорда узенә тартып, чакырып торган халыкчан, җыр-биюле, очрашулы бәйрәм.
Сабантуйлар узып киткәч тә аның истәлекләре шактый вакыт күңелдә йөри. Минем дә кече авыл сабантуйларыннан саналган Адай Сабан туе турында райондашларыма язасым килде.

Адай авылы Сабан туе Актаныш-информ

Безнең Адай авылында елдан -ел милли бәйрәмебез оешкан, матур төс ала баруы белән бик сөендерә. Быелгы Сабантуй да бик оешкан төстә, җанлы, матур итеп үткәрелде. Җирлегебез авылларында бәйрәмнең төрле көннәрдә үткәрелүе дә йогынты ясагандыр, мөгаен. Алдагы елларның Сабантуйлары да бик матур булып истә калганга күрә, мәйданда халык бик күп иде.


Сабантуй — бер көндә генә оеша торган бәйрәм түгел. Мәйданын әзерләүдә, бүләкләрен җыеп тәртипләп куюда, бәйрәмне барлык нечкәлекләренә кадәр уйлап оештыруда, әлбәттә авылыбызның мәдәният хезмәткәрләренең өлеше бәяләп бетергесез. Алардан тыш сабантуй урынын әзерләүдә катнашкан авылыбыз ир-егетләре — Хаҗиев Газинур, Әхмәев Рүзәл абыйлар, Муллаянов Марат, Хафизов Рәсим, Магдануров Илгиз, Хаҗиев Разиллар сабантуй урынын әзерләүдә күп көч куйдылар. Җирлек башлыгы Илдар Назыйф улы бу эшләрне башлап йөрүче булды. Бик күп кенә авылдашларыбыз (күбесе читтә яшәүчеләр) авылга ярдәм йөзеннән акча җыйдылар. Шушы акчага Сабантуй мәйданына җыйнак, матур урындыклар сатып алынды, авылга кайтартылды. Бу хезмәтне Әлмәт шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Хәсәнова Рима апа оештырды. Авылдашларым, рәхмәт сезнең барыгызга да!


Бәйрәмнең җанлылыгы, халыкчанлыгы инде алып баручыдан тора, ул — бәйрәмнең төп бизәге. Бу яктан безнең җирлекнең Күҗәкә авылы егете Илдус Газизов сыната торганнардан түгел. Оста алып баручы, автор-башкаручы, җырчы, сүз остасы Илдус Адайлыларның сабантуен чын мәгънәсендә матур бәйрәмгә әйләндерде. Авылыбыз горурлыгы, Татарстанның Халык артисты Асаф Вәлиев ел саен бәйрәмгә ашкынып кайта. Быел да аның җырлары Сабантуй мәйданын бәйрәм дәвамында яңгыратып торды. Көтеп алган җырчыны Сабантуйдагы халык көчле алкышларга күмде.

Асаф Вәлиев Адай авылы Сабан туеШулай ук бәйрәмдә катнашкан кунаклар Резида Альмакаева, Венера Нургалиева, Ильнар Нургалиев матур җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.


Сабантуй уеннарга, ярышларга бик тә бай булды. Татарча көрәш — Сабантуйның төп символы. Быелгы сабантуйның абсолют җиңүчесе булып Җияш авылыннан Хуҗин Фарис калды. Безнең Адай оныгы Илзирә белән шушы көннәрдә генә никах туйларын билгеләп үткән Фарис үзен Адайлыларга батыр итеп танытты. Көрәшне бәяләү, оештыру аеруча зур осталык таләп итә. Хөкемдарларыбыз Гыйльфанов Радик Ринат улы, Сираев Раил Хәләф улы (Адай оныгы) — чын көрәш осталары. Алар гаделлек белән тиешле дәрәҗәдә берничә авырлыкта егетләрне көрәштереп, халыкка чын көрәш күрсәтте. Егетләргә "Афәрин" диясе генә кала!

Адый авылы Сабан туе Көрәш


Ат чабышы — Сабантуйда чаптарларның гына түгел, һәркемнең йөрәген җилкеткән бер мизгелдер ул. Зур гына авылларда да ат чабышларын күрү сирәгәеп барган бер мәлдә, Адай сабантуенда ике ат көчләрен сынашты. Тиешле таләпләрне үтәп, чын мәгънәсендә ярыштылар алар. Халык ат чабышын бөтен йөрәген биреп күзәтте. Атлары гына да ни тора! Джокер —Адай егете Галимов Рузилнең, Жажда — Шәбезбаштан килгән Адай оныгы Илгизәр Бариевның чаптарлары торле район сабантуйларында бары тик алдынгы урыннарда гына килгән атлар! Бездәге Сабантуйны ташлап зур авылларга кыйммәтле бүләкләр артыннан китмәделәр егетләр, Адай Сабантуен җанландырып, бизәп тордылар. Менә кайда ул авыл җанлы егетләр!


Сабантуйның һәр ярышы, уены өчен бүләкләр дә тапшырып барырга кирәк бит әле. Авылдан Бариев Зәбир, Хабиров Айрат гаиләсе, Галимов Рузил үзләреннән матур бүләкләр тапшырган, читтә яшәүче авылдашларыбыз Шиһапов Данил, Бәхтиева Разия, Бариева Ильмира гаиләләре дә Сабантуйга атап бүләкләр алып килгәннәр, Сираева Фәнзилә гаиләсе Сабантуйга әтәч бүләк иткән. Акчалата ярдәм иткән «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Газетдинов Фаил Фәнис улына, "Чәчер"агрофирмасы җитәкчесе Солтанов Радик Риф улына, районның төзелеш бүлеге җитәкчесе Гарипов Руслан Илүс улына зур рәхмәтләр җиткереп, эшләрендә бары тик уңышлар гына телибез.


Адай авылы матур итеп яшәргә тырыша әле. Проблемалары да бик күп, әлбәттә. Язын, көзен юлсызлыгы, кызу җәйдә сусызлыгы үзәккә үтә. Бу бәйрәмдә аларны кузгатып туган авылының, тәпи атлап киткән туган җиренең иң матур бәйрәменә җыелган халыкның кәефен бозу урынсыз булыр иде. Матурлыкка да урын булсын әле безнең күңелләрдә.
Күңелдә хисләр ташкыны уйнаган көн бу. Дөньяда нинди хәлләр баруын да аңлыйбыз. Бүгенге көндә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы авылдаш егетебез Алмазның, җирлегебез, районыбыз егетләренең, барлык яугирләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын чын күңелдән теләдек.


Сабантуйлар матур узды. Дөньларыбыз тынычланып, киләсе елларга да Сабантуйларны имин, матур итеп үткәрергә язсын. Милләтебез бәйрәме тарихы дәвамлы булсын.


Адай авылыннан Гөлназ Мәгъдәнурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев