Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Нур Баян хуҗалыгыннан хәбәрләр: Хезмәтчәннәрнең тырышлыгына сокланабыз

Кырга киттем, Бодай дулкыннары Иелә-иелә каршы алдылар. Тургайлар да, бик сагынган кебек, Баш түбәмдә сайрап бардылар , - дип яза жирлегебезнен мәңге онытылмас патриот улы, шагыйрь Нур Баян.

 Инде ничә еллар Нур Баян исемен горур йөртүче хуҗалыгыбызда, аның ундырышлы басу- кырларында, амбар, фермаларда бүгенге көндә эшнең иң кызган мәле.

Кышка азык туплау, булган уңышларны тиешенчә җыйнап урнаштыру күп көч һәм уйланылган, оешкан хезмәт сорый.

Тынгы һәм ару белмәс колхозчылар- механизатормы ул, игенче яки терлекчеме, бу һөнәр ияләре барысы да намуслы хезмәт куеп, маңгай тирен түгеп, иртәдән-кичкә кадәр хезмәттә! Аларның эшләре ничек авыр һәм тынгысыз икәнен барыбыз да белсә дә, барып, карап танышкач тагын бер кат инанып куясың, аларга дан һәм хөрмәт жырлыйсың!

Киләчәктә дә эшчеләребезгә сокланып, хезмәт төбе-хөрмәт икәнен онытмыйча, колхозыбыз уңышларына сөенеп, җыеп алган икмәкләрнең, маллар азыгының бәрәкәтен күрергә язсын дип телибез.

Илгина Нуретдинова, Пучы мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев