Тыңламас авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Авыллар-байлыгыбыз

Тыңламас авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Авыл мәдәният йортында өлкән буын вәкилләре өчен күңелле очрашу оештырылды.

Тыңламас авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы узды. Кунакларны чәй табыны әзерләп каршы алдылар.

Очрашу барышында төрле уеннар һәм бәйгеләр оештырылды. Өлкәннәр чарада актив катнашып, аралашып, күңелле вакыт үткәрделәр.

Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә өлеш керткән мәдәният йорты хезмәткәрләренә, шулай ук чарада катнашкан авылдашларга зур рәхмәт белдерәбез.


Нет комментариев