Актаныш

Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Эсседә бакча үсемлекләрен ничек сугарырга?

Эсседә бакча үсемлекләрен ничек сугарырга? Уңышны кызудан ничек сакларга һәм үсемлекләргә зыян китермәскә?

 

Аномаль эсселек соңгы елларда җәйге чорның гадәти күренешенә әйләнде. Һава температурасы +30°C тан югары күтәрелгәндә, күп кенә үсемлекләрнең үсеше акрыная, фотосинтез процессы туктый, ә туфрактагы дым бик тиз парга әйләнә. Мондый шартларда дөрес сугару – мул уңыш алуның төп шарты.

Төп кагыйдә: иртән һәм кич сугарырга

Эссе вакытта үсемлекләрне дөрес сугару бик мөһим. Белгечләр фикеренчә, суны бары тик иртән иртүк (сәгать 4тән 8гә кадәр) яки кичен (сәгать 19дан соң) сибәргә кирәк. Көндез сугару – иң зур хаталарның берсе. Кояш астында яфрактагы су тамчылары линза рәвешен ала, үсемлекләрдә пешүләр барлыкка китерә.

Су да җылы булырга тиеш. Салкын су (скважинадан туры алынган) үсемлекләрдә стресс тудыра, иммунитетын какшата. Шуңа күрә суны алдан мичкәләргә җыеп, җылытып куллану киңәш ителә.

Дөрес сугару ысуллары

Эсседә үсемлекләрне сирәк, ләкин мул итеп сугару отышлы. Дым туфракка кимендә 15–20 см тирәнлеккә үтеп керергә тиеш. Өске катламны гына чылату тамыр системасының зәгыйфьләнүенә китерә.

Яфракка су сиптерү (дождевание) күпчелек культуралар өчен зыянлы: бу пешүләргә һәм гөмбәчек авыруларына китерергә мөмкин. Суны турыдан-туры тамырга сибү иң дөрес ысул булып санала.

Төрле культураларны сугару үзенчәлекләре

Помидорлар – яфраклары коры булырга тиеш. Аларны бары тик тамыр астына, җылы су белән сугаралар. Эсседә көн саен диярлек су кирәк.

Кыярлар – дым ярата торган культура. Тамырлары өстә урнашкан, шуңа күрә аларны иртән һәм кич сугарырга кирәк.

Борыч һәм баклажан – эсседә еш сугару таләп итә. Суны яфракка тидермичә, тамырга гына сибәргә кирәк.

Кәбестә – яфрактан сугаруны да яхшы кабул итә. Даими һәм мул су таләп итә.

Кабак, ташкабак – уртача дымлылык кирәк. Артык су тамыр черүенә китерергә мөмкин.

Кишер һәм чөгендер – корылыкка чыдамрак, ләкин тамыр формалашкан чорда су бик кирәк. Дым җитмәгәндә уңыш каты һәм сыйфатсыз була.

Суган һәм сарымсак – артык дым яратмый. Үсешнең икенче яртысында сугаруны киметергә кирәк.

Аномаль эсселек – уңыш өчен куркыныч, ләкин дөрес агротехника кулланганда аны җиңеп була. Вакытында һәм дөрес итеп сугару, үсемлекләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алу – мул һәм сыйфатлы уңышның нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев