Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кыяр нилектән кәкрәя?

Сәбәпләре гади икән.

Тозлау өчен матур кыярлар кирәк бит инде ул. Төз һәм бер озынлыкта булып, банкадан күренеп, авыздан суны китереп торырлык булсын.
Тик син теләгәнгә генә карамый, июльдә дә «сентябрь кыяры», ягъни кәкреләре, груша кебекләре очрый.
Ниндидер микроэлементлар җитмәгән очракта шулай була икән бит.


Тагын сәбәпләре бар... Быел инде тозлыйсын тозладык. Икенче елда кыярлар кәкрәймәсен дип, шушы киңәшләрне язабыз.
Кыяр кәкрәеп үскән җирне калий һәм азот белән ашларга кирәк.


Калий җитмәгәндә кыяр саргая, груша формасын ала. Шул ук вакытта аның яфраклары да эчкә таба бөрешә башлый, таплар барлыкка килә.


Хәлне яхшыртыр өчен үсемлекләргә калий тозы сибәргә (25-30 граммны суда эретеп), дүрт көннән түтәлгә су да сибәргә кирәк.
Шулай ук көл төнәтмәсе дә бик файдалы.


Көлне су белән бутап, бер тәүлек тотып, яшелчәләргә сибәсең. Бер кыяр төбенә бер литр чамасы җитә ул.

Кыяр аксыл-яшел төскә кереп, формасы кишерне хәтерләтсә, аны мочевина белән эшкәртергә кирәк. 5 граммны суда эретеп, сиптерсәң, шул җитә.

Кыярларга суны дөрес сипмәү дә, аларның формасы үзгәрә. 25-28 градус җылылыктагы суны 2-3 көнгә бер тапкыр сибеп торырга кирәк.
Август уртасыннан, киресенчә, атнасына бер тапкыр су сибү дә җитә.

Кыярның дөрес формада үсмәвенә тагын бер сәбәп — аны ел саен бер урынга утырту.


Бу яшелчәне кәбестә, помидор, бәрәңге, чөгендер, борчактан соң утырту әйбәт.


Кыяр уңышын ике-өч көнгә бер җыеп торырга кирәк. Болай иткәндә уңышның сыйфаты да, күләме дә яхшы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев