Бүген, «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Әниләр көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның әниләре һәм тормыш иптәшләре өчен махсус бәйрәм чарасы уза.
Әлеге игелекле чараны Казан шәһәренең Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Хуҗа улы Вахитов оештырды. Тантанага килүчеләрне Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Әниләр көне белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
Чара барышында Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рөстәм Рафаил улы Рәхмәтуллин (үлгәннән соң) «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Бүләк аның тормыш иптәше Айгөл Мөзәллифовна Хөрмәтуллинага тапшырылды.
Шулай ук Мансур Илдар улы Арсланов (үлгәннән соң) «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә лаек булды. Медаль геройның әти-әнисенә — Илдар Рулиф улы һәм Елена Шәймәрдән кызы Арслановларга бирелде.
Вәсим Вахитов килгән кунакларга һәм якташларыбызга истәлек бүләкләре дә алып кайткан, шулай ук әниләргә моңлы җырлы бүләк тә әзерләгән иде. Бәйрәмне районыбыз сәнгать әһелләре- артистлар, укучылар бик матур итеп бизәде. Кунакларны әниләр турында бик күп җырлар иҗат иткән якташыбыз Илгиз Закиров һәм Татар Ямалысы кызы, җырчы Фирүзә үзләренең матур чыгышлары белән сөендерде. Вәсим Вахитов үзе дә «Әнкәйнең догалары» җырын башкарып, тамашачыларның күңелен күтәрде.
Бәйрәм программасы 12:00 сәгатьтә — «Акчарлак» кафесында табын янында дәвам итәчәк.
Нет комментариев