Казан шәһәренең Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов оештырган махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләрен һәм тормыш иптәшләрен хөрмәтләү тантанасында сиксәннән артык хатын-кыз катнашты. Әлеге җылы, тирән мәгънәле очрашу якташларыбызга рухи терәк, гаиләләргә карата ихтирам һәм теләктәшлек белдерү ул.
Батыр уллар үстергән аналар — авыл җирлеге игътибарында
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз сафында Иске Богады авыл җирлегеннән чыккан егетләр байтак. Бәйрәм тантанасына Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова бер төркем батыр уллар тәрбияләп үстергән әниләрне — Дәнифә Арсланованы, Римма Мокыймованы, Фәридә Миңнегалиеваны, Эльвира Арсланованы һәм Филиза Солтанованы алып килгән иде. Авыл җирлеге җитәкчесенең әниләрне шәхсән үзе озатып килүе аларга карата зур хөрмәт һәм игътибарның ачык чагылышы булды.

Эчке эшләр хезмәткәреннән — алгы сызыкка
Бәйрәм кунаклары арасында булган Фәридә апа Миңнегалиеваның улы Данир Казан шәһәрендә яшәгәндә хәрби хезмәткә алына. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң, ул эчке эшләр органнары системасында хезмәт итә. Моннан ике ел элек аны эш урыныннан махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр. Данирны өйдә тормыш иптәше Лилия һәм ике кечкенә кызлары — алты яшьлек Мәдинә белән дүрт яшьлек Диләрә сагынып көтә.
«Әни, бар да яхшы» дип тынычландыра
Әлбәттә, әнисе Фәридә апаның да, әтисе Азатның, барлык якыннары һәм туганнарының иң зур теләге, көндәлек догасы бер — уллары Данирның да, хәрби бурычын үтәүче барлык егетләребезнең дә исән-имин, тизрәк туган якларына әйләнеп кайтуы. Һәр кич өйдә көтеп калган гаилә өчен бу теләктән дә кадерлерәк нәрсә юк.
«Данир авылга да кайта аламы соң?» — дигән сорауга Фәридә апа җылы елмаеп, тыныч тавыш белән болай дип сөйләде:
«Кайталар, я вакытларында хәлебезне белеп китәләр. Улыбыз беркайчан зарланмый, сөйләшкәндә һәрвакыт „Әни, бар да яхшы“, — дип тынычландыра», — дип уртаклашты ул.
Сабырлык һәм изге хәбәрләр теләге
Әңгәмә ахырында Фәридә Миңнегалиева бүгенге көндә шундый ук дулкынлану һәм өмет белән улларын көткән барлык әниләргә дә ихлас теләкләрен җиткерде:
«Солдат әниләренә зур сабырлык кирәк инде, сәламәт булсыннар. Балаларыннан бары тик сөенечле, изге хәбәрләр генә ишетеп яшәсеннәр шул, иң изге теләкләр аларга», — диде ул.
Оештыручыларга — ихлас рәхмәт
Фәридә апа әлеге җылы бәйрәм кичәсен оештырган өчен Вәсим Хуҗаяновичка, шулай ук барлык җитәкчеләргә һәм ярдәм итүчеләргә ихлас күңелдән олы рәхмәтләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, мондый игътибар һәм кайгырту көтеп яшәүче аналар өчен зур рухи терәк, күңел тынычлыгы һәм шатлык чыганагы.
Нет комментариев