Актаныштан Алабугага баручыларга: Чаллыдан чыкканда 10 чакрымлы бөке
Бу мөһим

Актаныштан Алабугага баручыларга: Чаллыдан чыкканда 10 чакрымлы бөке

Чаллы шәһәреннән Алабуга юнәлешендә автомобильләр туктап тора. Поспелово авылы тирәсендә юл хәрәкәте нык авырлашкан, бөкенең озынлыгы 10 чакрымга җиткән.

Актаныштан Алабугага барырга җыенучыларга бу хәлне исәпкә алырга, юлга чыгар алдыннан вакытны запас белән планлаштырырга киңәш ителә.

Шоферларга сабырлык һәм юлларда сак булуларын телибез.


Нет комментариев