Такталачыкта Әниләр көне алдыннан маскировка челтәре үрүче апаларны хөрмәтләделәр
Әниләр көнен каршылап

Такталачыкта Әниләр көне алдыннан маскировка челтәре үрүче апаларны хөрмәтләделәр

Әниләр көне алдыннан авылда изге эш башкаручы хатын-кызлар өчен җылы очрашу оештырылды.

Такталачык авылында махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү максатыннан көн саен маскировка челтәрләре үрүче апаларны Әниләр көне алдыннан хөрмәтләделәр.

Әлеге матур чараны авыл эшмәкәре Гүзәл Вәлиева оештырды.

Такталачыкта Әниләр көне алдыннан маскировка челтәре үрүче апаларны хөрмәтләделәрИртәнге сәгатьләрдә «Хезмәт даны» күчмә Байрагын авыл җирлегендә кабул итү тантанасында катнаштылар. Бәйрәм маскировка челтәре үрүче хатын-кызлар өчен концерт номерлары белән үрелеп барган күңелле очрашу белән дәвам итте. Чара тәмле сыйлар белән әзерләнгән табын артында тәмамланды.

Бу очрашуның үз сәбәбе бар. Гүзәл Вәлиева, чакыруны кабул итеп, вакытларын кызганмыйча көн саен ярдәмгә килүче апаларга рәхмәтен белдерергә, аларга аз гына булса да күңел җылысы бүләк итәргә теләгән.

«Апаларыбызга чын күңелдән тагын бер кат рәхмәт! Безгә игътибар күрсәтеп, чәчәк бәйләмнәре белән сөендергән авылдашыбыз, «Бакчачы» кибете җитәкчесе Дания апа Сәетзадинага һәм аның кызы Гөлинәгә аерым рәхмәтемне җиткерәм», – дип уртаклашты Гүзәл Вәлиева.

Көн саен изге эшкә вакыт табып, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүче авыл хатын-кызларының хезмәте зур хөрмәткә лаек. Әниләр көне алдыннан оештырылган бу очрашу аларга булган ихтирамның, рәхмәтнең матур бер чагылышы.


Нет комментариев