Батыр солдат гаиләсенә — җылы хөрмәт: Сәлимгәрәевләр гаиләсе Әниләр көне чарасында катнашты
Әниләр көнен каршылап

Батыр солдат гаиләсенә — җылы хөрмәт: Сәлимгәрәевләр гаиләсе Әниләр көне чарасында катнашты

Бүген, 24 ноябрь көнне, «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Әниләр көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның әниләрен һәм тормыш иптәшләрен хөрмәтләү чарасы узды. Тантаналы очрашуга килгән кунаклар арасында Айсылу Сәлимгәрәева да бар иде.

Айсылуның тормыш иптәше — махсус хәрби операциядә катнашучы Илдар Сәлимгәрәев. Илдар 17 апрельдә контракт төзеп, Ватан алдындагы изге бурычын үтәү өчен хәрби хезмәткә юл тота. Яшь гаиләнең тормышында бүгенге көндә зур җаваплылык һәм өмет белән үрелеп барган көннәр дәвам итә.

Айсылу әлегә декрет ялында. Гаиләдә ике бала үсә: гыйнвар аенда җиде яше тулачак кызлары Илина «Алтынчәч» балалар бакчасына йөри. Бүгенге бәйрәм чарасында ул да читтә калмады — сәхнәдә күмәк җыр башкарып, очрашуга тагын да җылырак төсмер өстәде. Ә әнисенең кулында — гаиләнең кечкенә шатлыгы, дүрт айлык уллары Ильяр. Нәни егеткә әлегә нибары дүрт ай гына булса да, ул әнисенең иң зур терәге һәм юанычы.

Бәйрәм кичәсе барышында яңгыраган котлаулар һәм җылы сүзләр әниләргә һәм тормыш иптәшләренә көч, рух күтәренкелеге бирде. Тантана дәвамында катнашучыларны моңлы җырлар белән дә сөендерделәр, килгән кунакларга ихтирам һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде.

«Ирләребез исән-сау, тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсыннар», — дигән изге теләктә кала яшь әни, балаларын кочып, киләчәккә якты өметләр баглап.


Нет комментариев