Розаларны терелтүнең өч ысулы
Розалар тереме юкмы икәнен ничек белергә?
Куакны селкетеп карагыз. Әгәр туфракта нык утыра икән, кулга тоту белән йолкынып чыкмаса, димәк, тамырлар исән. Аларда йоклаган бөреләр була, аларны уятырга мөмкин.
Розаларны ачканнан соң беренче эш итеп барлык ботакларны да күздән кичерегез. Каралган, сынган, өшегән ботаклары булса, аларны яшел урынга кадәр кыскартып кисәргә кирәк. Куакның эченә таба үсүче ботакларны да калдырмагыз (әгәр алар артык булса, билгеле).
Икенче эш итеп, көздән төбенә салып калдырган мүлчәне ачыгыз. Калын мүлчә аркасында гөл куагы төбендәге туфрак тиз генә җылына алмый, розалар озак уяна.
Өченче эш:
розаларга 1 процентлы бордос сыекчасы сиптерү. Бу авырулардан профилактика булачак.
1. Сыналган һәм бик нәтиҗәле ысул. Ингредиентлары да гади генә.
Безгә бер чиләк су һәм бер стакан ак аракы кирәк. Суга салган аракыны акрынлап кына роза төбенә сибәбез. Аракыдан аңа зыян юк, ә менә файдасын күрми калмассыз. Бик тиздән тамырлардагы йоклаган бөреләр уянып, туфрак өстенә баш калкытачак.
2. 10 литр су һәм 20 г күкертле ачы магний (серно-кислый магний) кирәк.
Магнийны суда эретеп, бер төпкә 5 литр күләмендә сибәбез. Әлеге ашламаны сипкәннән соң, розаларны кабат җиңелчә генә каплагыз (бөтенләй үк томаларга кирәкми) һәм бер-ике атнадан аның уянганын күрерсез. Кайчагында ашламаны тагын бер тапкыр сибәргә туры килә (якынча ике атнадан).
3. «Циркон» препараты кулланырга була.
1 ампула препаратны 10 литр җылы суда сыеклыйбыз. Роза куагы төбендә бәләкәй генә чокыр ясап, эремәне сеңгән кадәр шунда салабыз. Соңыннан чокырны туфрак белән күмеп, розаны башы киселгән 5 литрлы су шешәсе яки чүлмәк белән каплап торабыз. Берәр атнадан магний сульфаты белән ашлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев