Россия футбол берлеге 2026 елның 29 сентябрендә Казанда узачак Россия һәм Иран җыелмалары арасындагы иптәшләрчә матчка билетлар сатуны ачты. Уен «Ак Барс Арена» стадионында узачак һәм Мәскәү вакыты белән 19:30да башланачак. Билет бәясе 500 сумнан башлана. Аларны «Яндекс Афиша» сайтында гына сатып алырга мөмкин.
Төркем этабында иранлылар Яңа Зеландия, Бельгия һәм Мисыр белән тигез исәпкә уйнадылар, әмма плей-оффка чыга алмадылар. ФИФА рейтингында Иран 22 нче урында тора, Россия җыелмасы – 35 нче урында.
Командалар барлыгы дүрт тапкыр очраштылар, һәм барлык матчлар да иптәшләрчә характерда булды. Соңгы очрашу 2025 елның 10 октябрендә Волгоградта узды, анда Россия 2:1 исәбе белән җиңү яулады. 2023 һәм 2017 елларда командалар ике тапкыр тигез исәпкә уйнады (1:1), ә 2011 елда Иран көчлерәк булып чыкты (1:0).
Татарстанның спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, республика җанатарлар һәм уенчылар өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга әзер.
Нет комментариев