Татарстан командасы «Путь ВОИНа» ярышларында көмеш медаль яулады
Республикада

Татарстан командасы «Путь ВОИНа» ярышларында көмеш медаль яулады

«Ак Барс» командасы II Бөтенроссия хәрби-тактик ярышларында икенче урынга чыкты.

Татарстан Республикасы командасы «Ак Барс» II Бөтенроссия «Путь ВОИНа» хәрби-тактик ярышларында көмеш призер булды. Ярышларның финал этабы 7–12 сентябрьдә Ямал-Ненец автоном округының Салехард шәһәрендәге «Ямал-парк» шәһәр читендәге ял комплексында узды.

Татарстан командасы «Путь ВОИНа» ярышларында көмеш медаль яуладыБыелгы ярышларда Россиянең 18 төбәгеннән «ВОИН» үзәге курсантлары катнашты. Татарстан данын яклаган «Ак Барс» командасы нәтиҗәдә икенче урынны яулады.

Беренче урынны Волгоград өлкәсеннән «Сталинград – ВОИН» командасы алды. Өченче урын Чувашия Республикасыннан «Улып» командасына бирелде.

Ярышлар сынауларга бай булды

Ярышлар сценарие буенча катнашучыларга шартлы рәвештә хәрби бәрелештән соң химик матдәләр белән зарарланган территорияне узарга, мина кыры аша үтәргә, һавадан төшерелгән контейнерны һәм анда урнаштырылган сугыш кирәк-яракларын табарга туры килгән.

Татарстан командасы «Путь ВОИНа» ярышларында көмеш медаль яуладыПризлы урыннар өчен лазертаг белән көрәштеләр

Финал этабының 11 һәм 12 сентябрендә призлы урыннар өчен лазертаг җиһазлары кулланып сугышлар уздырылды. Ярышларның ярымфинал һәм финал этапларында катнашучыларга шартлы дошманның диверсион-разведка төркемен табып, аны юк итү бурычы куелды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга тактик рюкзаклар, кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

«Путь ВОИНа» ярышлары яшьләрнең физик әзерлеген, команда белән эшләү күнекмәләрен, кыюлык һәм тиз карар кабул итү сәләтен сынауга юнәлдерелгән.

 


Нет комментариев